Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин «Авыл укытучысы – 2022» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде (Фото)

Хәзерге минутларда Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бер төркем авыл мөгаллимнәрен, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты белән берлектә «Мәгариф» журналы редакциясе оештыр...

Хәзерге минутларда Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бер төркем авыл мөгаллимнәрен, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты белән берлектә «Мәгариф» журналы редакциясе оештырган «Авыл укытучысы – 2022» бәйгесе җиңүчеләрен кабул итә.
- "Авыл укытучысы" конкурсы инде 9 ел рәттән үтә. Аны безнең күңелебезгә якын, тормышыбызны, яшәешебезне, булган мөмкинлекләребезне ачып салучы, аны үзебезнең коллегаларга җиткерүче һәм безне танытучы, чал тарихы булган "Мәгариф" журналы оештыра. Бүген укытучының роле үзгәрде дип сөйлибез. Әмма хәзер үзебез дә үзгәрдек. Заманга яраклашу да мөһим. Гомумән, укытучыга һәйкәл куярга кирәк дип әйтер идем. Авыл җирендә укытучыларның эше аеруча да катлаулы. Без күбебез авылдан. Үземнең әнием дә укытучы булып эшләде. Авыл укытучысы ул - гаиләләрне тынычландыручы да, ул авылдагы булган мәсьәләләрне хәл итүче, җайлаштыручы да. Аның дәрәҗәсе зур. Бүген сезнең белән күзгә-күз очрашып, яшәешегез белән танышып, уңышларыгыз һәм дә хәл итәсе мәсьәләләр белән уртаклашып, сезгә рәхмәтебезне җиткерү өчен дә чакырдык", - дип сөйләде министр.

Укытучыларны кайнар котлаганнан соң, Илсур Гәрәй улы бәйгене оештыручыларга, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишевага, жюри рәисе Рәсимә Шәмсетдиновага һәм Камәрия Хәмидуллинага сүз бирде. Соңрак җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.


Сөйләшү чәй табыны янында дәвам итте. Әлеге матур очрашу турында сайтыбыздан һәм тагын да тулырак журналыбызның ноябрь саныннан укый аласыз.





Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ