Һәр эшнең башлангычы
Укытучы... Еш уйланам мин укытучы турында. Бүген галим дә, ташчы да, иген игүче дә әлеге олы исем алдында баш ия, чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы укытучы хезмәтенең нәтиҗәсендә салына.
Укытучы дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт... Андагы сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Юкка гына аны әниләре белән тиңләмибез. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, башкалар өчен яши белә ул. Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчен куеп башкара. Нарасый күңеленә ул чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде.
Укытучы! Бар нәрсәнең, һәр эшнең башлангычы ул.
Балачакта һәркемнең тормышына килеп кереп, озак еллар буена аның белән бергә булып, үзенең йөрәгендә аңа да урын табып, кирәк вакытта ярдәм итеп, белемле иткән кеше кем ул? Әлбәттә, ул – укытучы. Җир йөзендә яшәгән һәр кешенең язмышы укытучыга бәйле. Кеше тормышында бу илаһи затлар бердәнбер һәм мәңгелек булалар. Кешелек яши башлаганнан бирле остаз – укытучы булган. Гади генә “абый”, “апа” дип йөртүче мөгаллимнәр балаларга белем бирүче генә түгел, изгелек орлыклары салучы мәрхәмәт ияләре дип әйтеп була. Тормышта бар яктылык алардан – хакыйкатькә, зирәклеккә, туганлыкка, яхшылыкка, тынычлыкка хезмәт иткән укытучыдан башлана. Укытучы үзенә игелеклелек хисләрен, сабырлыкны, тыйнаклыкны, гадилек һәм олылыкны алган.
Минем уйлавымча, укытучы булу хәзерге заманда зур җаваплылык. Бигрәк тә сыйныф җитәкчесе булу – икеләтә-өчләтә батырлык һәм җаваплылык. Хәзерге заман балалары алдында чын батырларча үзеңне тотарга кирәк. Чөнки без мәңгелек кыйммәтләр башкача төс алган заманда яшибез. Һәм шушы заманның авырлыгы, иң беренче чиратта, укытучыга кагыла. XXI гасыр балалары көн саен үзгәрәк төсле. Күңелләре тулы сер. Кайсыcы йомшаклык белән әйткәнне аңлый һәм тиз генә төзәлергә тырыша, икенчеләре кырыслыкны, ягъни корырак мөгамәләне аңлый төшә. Укытучы күңеле бары тик яхшы әйберләрне генә ишетергә тели.
Кичерешләр, уйланулар... Тетрәндергеч, шул ук вакытта сокландыргыч кичерешләр. Ниләр генә үтми укытучы күз алдыннан?!
Көзге ачы җилләрдә дә, күз ачкысыз бураннарда да, кышкы салкыннарда да ул мәктәпкә ашыга. Иңнәрендә күтәрә алмаслык кайгы-хәсрәте булса да сиздерми, йөзендә – елмаю. Укучыларга, белемнән тыш, болганчык тормыш дулкынында батып калмаска, дөрес юл табарга, дөньяга карашны үзгәртергә өйрәтә.
Үзем дә яңа заман авыл укытучысы булырга, укытучыда булган барлык сыйфатларны үземдә булдырырга, заман белән бергә атларга, яңадан-яңа технологияләр кулланырга тырышам. Мин ышанып әйтә алам, авыл мәктәбендә укый башлаган балалар бәхетлерәк санала, чөнки монда табигать матурлыгы белән сүз матурлыгы бергә кушыла.
Дилбәр Сәгыйть кызы Шакирова, Мамадыш районы Тау Иле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Фото: "Татар-информ"
Комментарийлар