Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар Фольклориадасы иҗади балаларны җыя

Башкалабыз Казанда Икенче Бөтенроссия балалар Фольклориадасы 19–23 июнь көннәрендә үтәчәк.

Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта «Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Алсу Мифтахова хәбәр итте.

Икенче тапкыр оештырылучы Бөтенроссия балалар Фольклориадасы – үзенчәлекле иҗади проект, «Халык иҗаты – балаларга» проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

19–23 июньдә Казанга  Россиянең төрле төбәкләреннән 1000 нән артык бала киләчәк. Алар барысы да –  милли йола, гореф-гадәтләрне саклаучы, популяштыручылар. Проектта Россия Федерациясе төбәкләреннән иң яхшы балалар һәм яшүсмерләр фольклор иҗат коллективлары катнашачак,  диде Алсу Мифтахова. Фольклориада шартлары буенча, катнашучыларның яше 10 яшьтән 18 яшькә кадәр булырга тиеш.

Балалар Фольклориадасында катнашучылар өчен махсус мастер-класслар да оештырыла. Алар Дуслык әйлән-бәйләнендә, костюмлаштырылган йөрештә дә катнаша. Фольклориада чаралары Биектау, Апас, Лаиш, Яшел Үзән районнарында да узачак.

Масштаблы иҗади акция халыкларның мәдәни үзенчәлекләрен саклап калуга һәм Россия Федерациясенең этник бергәлеген популярлаштыруга, үсеп килүче буынны әхлакый-эстетик тәрбияләү, илдәге балалар һәм яшьләр фольклор хәрәкәтен үстерүгә ярдәм итәргә тиеш, ди проектны оештыручылар.

Автор фотосы
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ