Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң яхшы мәктәп һәм гаилә театрлары фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсының гала-концерты узды.Конкурс Россияд...





Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсының гала-концерты узды.
Конкурс Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышланган иде.
Гала-концертта Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Семен Федоров һәм матбугат әһелләре катнашты. Фестивальдә катнашучылар спектакльләрен дә күрсәтте. Бүләкләү барышында катнашучылар һәм җанатарлар арасында өч смартфон уйнатылды.
Фестивальдә Казан шәһәре Мәскәү районының Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе беренче урынга лаек булды. Укучылар Ш.Хөсәенов әсәре буенча «Әни килде» спектаклен күрсәтте. Шулай итеп, Тинчурин театры әлеге гимназияне шефлыкка алды.
Икенче урыннарны Минзәлә гимназиясе каршындагы Р.Муллин исемендәге театр һәм кино студиясе һәм Яр Чаллы шәһәренең 29 нчы гимназиясе  театр түгәрәге коллективлары  бүлеште.
Өченче урынга өч коллектив лаек булды: Тукай муниципаль районы Калмия гомуми белем бирү мәктәбе, Балтач муниципаль районы Балтач гимназиясе, Буа муниципаль районы Яңа Чәчкап төп белем бирү мәктәбе театр түгәрәкләре.
Җиңүчеләргә Тинчурин театры, фестиваль партнерлары – «Сәхнә», «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп», «Сөембикә» журналларыннан бүләкләр тапшырылды.

Фәния Лотфуллина





Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ