Логотип Магариф уку
Цитата:

Ирина Трифонова: «Бүген күп дизайнерлар этно-стильдә эшли»

Мода бер урында гына тормый. Ул елдан-ел камилләшә. Этно-стиль юнәлеше дә үсеш-үзгәреш кичерә. Татарстанда чуваш телендә чыгучы «Сувар» газетасы баш мөхәррире, профессиональ дизайнер Ирина Трифонова б...

Мода бер урында гына тормый. Ул елдан-ел камилләшә. Этно-стиль юнәлеше дә үсеш-үзгәреш кичерә. Татарстанда чуваш телендә чыгучы «Сувар» газетасы баш мөхәррире, профессиональ дизайнер Ирина Трифонова белән хәзерге киемдә этник стильнең чагылышы,   элеккеге чор һәм заманча чуваш костюмы үзенчәлекләре хакында сөйләштек.

– Ирина Фёдоровна, бүгенге көндә чуваш милләте вәкилләренең киемендә милли бизәкләр ни рәвешле чагыла?
– Милли кием үрнәге – дизайнерлар өчен чын хәзинә чыганагы. Дөньякүләм танылган дизайнерлар Valentino,  Dolce&Gabbana, Kenzo, шулай ук россиялеләрдән Вячеслав Зайцев, Ульяна Сергеенко, Алёна Ахмадуллина кием өчен мотивларын этника һәм халык костюмнарыннан алалар. Аларның күбесе мода дөньясында этник стильдә эшләп  танылды. Чуваш милли костюмы хакында сүз алып барсак, мин үзем яшьтән аңа хас эстетикага, нечкә стильгә, төс гармониясенә таң кала идем. Ләкин хәзерге вакытта чуваш дизайнерлары арасында барысы да милли мотивларны уңышлы  куллана дип әйтеп булмый. Әмма андыйлар бар.
Минемчә, дизайнер нинди генә юнәлештә иҗат итмәсен, анда халык киемнәрендәге үзенчәлекләрне һәм бизәкләрне куллану мөмкинлеге табарга була. Мисал өчен, этник стильдә кыю адымнар ясаучы кием дизайнеры Мария Казакова иҗатын алып карыйк. Аның, нигездә, спорт-шик стилендәге киемнәрендә  замана тенденцияләре һәм рус халык мотивлары уңышлы берләшә.
Бүгенге көндә бик аз сандагы кеше генә милли стильдә киенә. Аны оста итеп көндәлек образларына кертеп җибәрүчеләр дә алай күп түгел. Мәсәлән, чуваш ир-атлары милли чигелешле галстуклар тага башлады. Минемчә, галстуклар чигүле булырга тиеш түгел, чөнки әлеге кием элементы эшлекле стильгә карый. Бу очракта яхшы тукымага милли бизәкле принт төшерү дөресрәк булачак. Бездә «Көмеш Чувашия» проекты барлыкка килде. Аның кысаларында хатын-кызлар өчен милли орнаментлар һәм символлар кулланып, көмеш зәркән эшләнмәләр ясыйлар. Ирләр өчен ясалган җиң каптырмалары  да матур килеп чыга. Бу бизәнү әйберләре кием-салымга туры килә һәм аларны җитәкчелек  эшендәгеләр дә куллана ала.

Мин – профессиональ дизайнер. Беренче коллекциямне 2002 елда Татарстан халыклары ассамблеясына керүче милли-мәдәни автономияләр арасында уздырылган бәйгедә катнашу максатыннан әзерләгән идем. Мин ул конкурсның призёры булдым. Икенче коллекциям 2010 елда яшь дизайнерларның «Экзерсис» дип исемләнгән халыкара конкурсында күрсәтелде, һәм  анда җиңүгә ирештем.   Беренче чиратта  эшемдә кулланылган тукымаларның  сыйфатына аерым  игътибар бирәм.
Мин этно-стильдәге  киемнәрне аерым даирә кешеләре өчен иҗат итәм. Алар арасында  җырчы,  Shanu төркеме солисты Вера Кожеманованы аерып күрсәтер идем. Аксубай районында туып үскән бу милләттәшебез музыка дөньясында этно-джаз стилендә эшләве белән мине яңа уйлап табуларга рухландыра.
Заман киемендә милли стильне кулланучылар санының әзлеге дизайнер-модельерларның тәкъдиме күп  булмауга да бәйледер. Әлбәттә, алар бөтенләй юк дип әйтү дә дөреслеккә туры килмәячәк. Алар бар, ләкин клиентларның таләпләренә туры килмиләр. Бик күп кием модельләре шаблон буенча ясала, этник элементлар, мотивлар заманча мода тенденцияләре белән яраклаша алмый. Бу сүзләрне чуваш модельерлары эшенә бәйләп әйтәм. Этник стильдә костюмнар булдыручы кеше үз халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын бик тирәнтен белергә тиеш. Кызганыч, милли кием үзенчәлекләре бик дорфа кулланылган костюмнар белән еш очрашам. Борынгы әби-бабаларыбыз кулдан тукыган һәм теккән киемнәрнең сыйфатлы булуын, аларда төсләрне яраклаштыру үрнәкләрен күрсәк, хәзергеләрдә күбрәк шаккатыруга омтылыш күзәтелә.
– Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай стилен яңартты, дип саныйлар. Ул төрле чараларда  утыртма якалы күлмәк яки пиджактан күренә. Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, РФ Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Данис Шакиров һәм башка бик күпләр  аның үрнәгендә киенә башладылар. Чувашия Республикасында сәяси даирәдә бу яктан нинди яңалыклар бар? Чуваш сәясәтчеләренең үз киемнәрендә милли элементларны куллану тенденциясе күзәтеләме?
– Чувашия сәяси элитасын тәшкил иткән кешеләр, иҗтимагый оешмалар лидерлары да үз киемнәрендә милли стиль элементларын куллана башладылар. Алар  милли бәйрәмнәр һәм чараларга чигүле галстуклар тага, якасы чигелгән күлмәкләр кия. Мәсәлән, ЧМК президенты Валерий Клементьев, Чувашия  Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Угаслов, шулай ук чуваш милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре шундыйлардан. Чуваш милли конгрессы президенты Валерий Клементьев әлеге юнәлештә үрнәк күрсәтә.
 – Сез «Сувар» газетасын җитәклисез. Дизайнер белеме алырга  нәрсә этәргеч булды?
– Мин балачактан ук дизайнер булу турында хыялландым.  Калдык-постык чүпрәк-чапрактан курчакларыма кием тегеп азаплана идем. Тик авылда үскән кызга дизайнер белгечлеге бирүче уку йорты эзләү өчен тәвәккәллек җитмәгәндер.  Якыннарым да,  тамак туйдырырлык  һөнәр алырга кирәк, дип тәкрарлап тордылар. Рәссам булам дип хыяллансаң,  эш тә таба алмассың, ач йөрерсең, дип әйтәләр иде. Ул чакта заманалар да башка иде шул. Алай да 2009 елда мин, бөтен кыюлыгымны җыеп, үзем иҗат иткән эскизларны Вячеслав Зайцевка күрсәтергә булдым. Аның мәктәбенә укучылар җыйган чак иде ул. Минем белән әңгәмәне оста үзе үткәрде. Эскизларымны карагач, ул, аларга уңай бәя биреп: «Бу юнәлештә күбрәк эшләргә кирәк», – диде. Ул вакытта кечкенә сабыем булганлыктан, Мәскәүдә укырга калырга мөмкинлек табылмады.  Казан дәүләт технология университетындагы «Стиль» Россия-Италия дизайн мәктәбендә  укуымны дәвам иттем. Әлеге мәктәп  өстәмә һөнәр бирү программасы буенча  КДТУ стеналарында һаман да  эшли.
Беренче коллекциям белән 2009 елда  яшь дизайнерларның Уфада узган конкурсына бардым. Жюри  рәисе Вячеслав Зайцев  үзе иде. Анда үз модельләребезне күрсәтүдән тыш, Вячеслав Михайловичның мастер-классларында да катнаштык. Дизайнерлар мәктәбенә укырга кергәнче, мин күренекле дизайнерлар, мода йортлары турында бик күп әдәбият укыган идем инде.
– Сезне чуваш милли киеме генә кызыксындырамы, әллә башка халыкларныкын да иҗат итеп карыйсызмы?
– Күптән түгел миңа грузин хатыны мөрәҗәгать итеп кешелеккә кию өчен милли мотивлар булган кием тегүемне үтенде. Бу тәкъдим миңа бик кызык тоелды. Мин грузин халкының кием тарихын, аның өлешләрен, бизәкләрен өйрәнүгә баш-аягым белән чумдым. Шулай милли үзенчәлекле кием барлыкка килде.
Киләчәктә бик тә татар милли киеме белән шөгыльләнергә телим. Анда эшләү өчен материаллар байлыгы зур: бәрхет, алтын, көмеш җепләр, сәйлән, энҗе-мәрҗәннәр. Киемнәр дә бик күптөрле – калфак, түшлек, хәситә...
– Ә чуваш киеме кайсы ягы белән аерылып тора?
– Чуваш киеме гасырлардан гасырларга әллә ни үзгәреш кичермәгән.  Көндәлек кием-салымны, кешелеккә кия торганы белән чагыштырганда,  артык бизәмәгәннәр. Сувар-Болгар чорларыннан ук  ак кием өстенлек иткән. Нигездә, ул киндер яки җитен тукымадан булып, кызыл тасма белән каелган. Кызыл төсне әзерләү технологиясе кыйммәтле булганлыктан, аны еш куллана алмаганнар. Бәйрәм күлмәгендә куе кызыл чигү күрергә мөмкин. Аны ят күзләрдән, күз тиюдән саклану чарасы дип тә белгәннәр. Үтә җете бизәлгән кием, гадәттә, йола үтәгәндә киелгән. Ирләр күлмәге исә тыйнаклыгы белән аерылып тора. Күп дигәндә, аның якасын чиккәннәр, ә кайбер очракларда итәк очы кызыл тасма белән каелган. Чигелешенә  карап, хатын-кызның нинди җәмгыяви катламга һәм нинди нәселгә каравын  ачыкларга мөмкин булган.
– Бүгенге көндә чуваш милли костюмы нинди?
– Һәр халыкның дөньяга карашы, гореф-гадәтләре, йолалары белән бәйле тыгыз бәйлелек саклаган үз милли киеме бар. Сыйфатлы тукымалар куллана башлагач, ул үсеш-үзгәреш кичергән.  Аның камилләшүенә цивилизация, башка культуралар белән аралашу һәм, иң беренче чиратта, замана модасы агышлары йогынты ясый. Шуңа күрә борынгыдан килгән милли кием  бары тик фольклор ансамбльләрендә куллану  өчен генә урынлы, ә эстрада артистлары миллилекне чагылдырырга теләсәләр,   этно-стильдәге  кием сайлый алалар.
– Ничек уйлыйсыз, балаларда милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияләүне  ничә яшьтән башлау яхшырак?
– Буыннар арасындагы дәвамчанлык бик мөһим. Баланы сүзләр һәм үгетләү белән генә тәрбияләп булмый. Кечкенә чагыннан ук бала ата-анасыннан үрнәк ала  һәм  балачакта күргән-белгәннәрен хәтеренә сеңдерә. Әлбәттә, өйдәге милли бизәкләр, сөйләм, кием, музыка – барысы да балага зур тәэсир ясый. Иң мөһиме: бу миллилек мәҗбүриләп түгел, ә табигый рәвештә аның тормышына үтеп керергә тиеш.

Яна ФЕРЕНЕЦ


Айсылу ИМАМИЕВА тәрҗемәсе


Фотолар Ирина ТРИФОНОВАНЫҢ  шәхси архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ