Логотип Магариф уку
Цитата:

Исеме җисеменә туры килә

“Һәр дүшәмбе көн, дәресләр башланыр алдыннан узучы   “Мөһим сөйләшү” дип аталган тәрбия сәгате, 156 нчы мәктәпнең барлык сыйныфларында, балаларның көчле дикъкатендә үтә, - диде   т...

“Һәр дүшәмбе көн, дәресләр башланыр алдыннан узучы   “Мөһим сөйләшү” дип аталган тәрбия сәгате, 156 нчы мәктәпнең барлык сыйныфларында, балаларның көчле дикъкатендә үтә, - диде   татар теле һәм әдәбияты  дәресе укытучысы, 7 нче сыйныф җитәкчесе Энҗе Миңнеханова. – Чөнки ул, әүвәлге еллардагы кебек, гомуми темаларга мәгънәсез, буш сүз сөйләп утыруга корылмаган.
Дәреснең укучылар өчен  шулай  кызыклы оештырылуы  балаларның  гына түгел, өлкәннәрнең игътибарын да үзенә җәлеп итәрлек.  Укытучы сүзләренә караганда, һәр тәрбия сәгате конкрет затларны, дәүләт символларын, вакыйгаларны күздә тотып үткәрелә. Әйтик,  Россия һәм Татарстан гимннары яңгыравында башланучы бу дәреснең тәүге тапкыр үткәрелгәнендә,  көтмәгәндә – уйламаганда, сүз үзеннән-үзе  шушы гимннар тарихына, аларның  асылына нинди мәгънә салынуы турында  башланып китә.  Икенче бер тәрбия сәгате “Солдатка хат” дип исемләнә һәм анда һәр укучы үзләренең армиядә хезмәт итүче солдат абыйларына  хат яза. Абыйлары булмаганнар  билгесез солдатка юллый. Өченче дәрес  Украинада махсус операциягә катнашучы якташларыбызга багышлана.  Энҗе Рәфыйк кызы әйтүенчә, сыйныфта әлеге хәрби хәрәкәттә әтиләре яки якын туганнары   катнашкан үсмерләр  барлыгы да ачыклана.
Шулай итеп, гап-гади гимн яңгыравын тыңлаудан башланган  тәрбия сәгатьләре   балаларның туган илгә карата патриотик хисләрен уятып җибәргән. Хәзер алар әлеге дәресләргә туган тел, туган як тарихы, нәсел шәҗәрләре кебек  темаларны үзләре тәкъдим итәргә керешкәннәр.  “Мөһим сөйләшү” сәгатенең исеме җисеменә туры килә башлаган.
  Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ