Логотип Магариф уку
Цитата:

Иске Татар бистәсендә яңача Ураза бәйрәме

Рамазан гаете уңаеннан Казандагы Милли китапханә янындагы мәйданда һәм Иске Татар бистәсендә кунаклар өчен бәйрәм чаралары узды.

«Бәйрәм чаралары диннән ерак булган кешегә дә  күңелле булырга тиеш. Бу мөселманнар гыйбадәт тә кыла белә, ял да итә  беләләр икән, дип әйтерлек, динебезнең матурлыгын күреп китәрлек булсын», – дип әйткән иде  Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе, Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин  журналистлар белән  очрашу вакытында. 
   Быелгы чараның тагын бер үзенчәлекле ягы – ул Актаныштан Нурсолтан белән Гүзәлнең   әлеге  мәйданда нихаклашуы белән бәйле булды. Никахны хәзрәт үзе укыды, Казан ЗАГС  идарәсе хезмәткәрләре аны рәсми рәвештә теркәү оештырды. Шул рәвешле дөньяви халык та, башкалабыз кунаклары, башка милләт вәкилләре дә мөселманнарның гаилә кору мизгелләрен үз күзләре белән күреп хозурланды. 


Иске Татар бистәсендәге тарихи Мәрҗани мәчете тирәсе дә, махсус рамка аша озын чират торып керүләренә карамастан,  халык белән тулып торды.  Өлкәннәр һәм балалар өчен  биредә дә кызыклы программа әзерләнгән иде. Татар артистлары катнашында рус һәм татар телләрендә концерт, милли аксессуарлар  һәм рәсемнәр ясау буенча мастер-класслар, конкурслар, төрле уеннар оештырылды. Мөселман товарлары, сувенирлар, тәм-томнар сатып алырга теләүчеләргә хәләл тамгасы белән сәүдә рәтләре эшләде. 
 Сәхнәдән танылган артист Миңгол Галиев,  Дилә Нигъмәтуллина, «JUST BRASS» төркеме егетләре,  яшь башкаручылар һәм балаларның чыгышлары  бәйрәмгә ямь өстәде.


 «Мине монда чакырганнарына  бик сөендем. Шулкадәр кеше белән күрешергә мөмкинлек бирделәр. Сезнең белән очрашу  минем өчен бик күңелле», – диде Татарстанның халык артисты, РФ югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре Миңгол Галиев,  тамашачыны сәламләп.
 «Бүгенге җырым бик талантлы, әмма безнең арабыздан вакытсыз киткән Эльмира Сөләйманова истәлегенә», – диде популяр  җырчы-башкаручы Дилә Нигъмәтуллина.
Бу  чарада лототрон ярдәмендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына, Казан дәүләт яшь тамашачы театрына һәм ике урынлы кунакханәгә билетлар уйнатылды.


 Автор фотолары
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ