«Юбилей станциясе» торак комплексында яңа мәктәп төзеләчәк
Казанда 2026 елда «Юбилей станциясе» торак комплексында 1501 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзү планлаштырыла. Бу хакта «Казанның социаль өлкә учреждениеләрен тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты» директоры Илья Коротихин хәбәр итте, дип яза «Вести Татарстана» сайты.
Уку йорты киләчәктә 2119 укучыга исәпләнгән белем бирү комплексын төзүнең беренче этабы булып торачак.
Проект заманча белем бирү мохите булдыруны күздә тота: мәктәптә 800 урынлык актлар залы, 500 кв.метрдан артык мәйданлы спорт залы, хореография залы, өстәмә белем бирү кабинетлары һәм 500 урынлык ашханә төзеләчәк.





Комментарийлар