IX Халыкара «Глаголица» бәйсез әдәби премиясе яшь талантлы авторларны барлый
Казанда 19 сентябрьгә кадәр IX Халыкара «Глаголица» бәйсез әдәби премиясендә катнашу өчен эшләр кабул ителә. Моның өчен конкурс сайтында теркәлү, анкета тутыру, нигезләмә белән танышып, ан...
Казанда 19 сентябрьгә кадәр IX Халыкара «Глаголица» бәйсез әдәби премиясендә катнашу өчен эшләр кабул ителә. Моның өчен конкурс сайтында теркәлү, анкета тутыру, нигезләмә белән танышып, анда күрсәтелгән таләпләр нигезендә конкурс эшен беркетү сорала. Хәзерге вакытта бәйгедә катнашырга теләк белдереп, 200 дән артык гариза кабул ителгән.
Әлеге проект 10 –17 яшь шагыйрьләр, язучылар өчен зур әдәбиятта үз көчләрен сынап карарга, танылган сүз осталары белән танышырга, тәҗрибә һәм белем алу, туган телне, рус яки татар телен камилләштерергә, фикердәшләр табарга юл ача.
Премия түбәндәге номинацияләр буенча бирелә:
Поэзия 10-13 яшьлекләр арасында (рус телендә);
Поэзия 14-17 яшьлекләр категориясендә (рус телендә);
Шигърият 10 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге категориядә (татар телендә);
Шигърият 14-17 яшьлекләр категориясендә (татар телендә);
Проза 10 яшьтән 13 яшькә кадәрге категориядә (рус телендә);
Проза 14-17 яшьлекләр категориясендә (рус телендә);
Проза 10-13 яшьлекләр категориясендә (татар телендә);
Проза 14-17 яшьлекләр категориясендә (татар телендә);
Эссеистика 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге категориядә (рус телендә).
Инглиз, француз һәм алман телләреннән рус теленә нәфис тәрҗемәләр (тәрҗемә белән бергә әсәрнең оригиналы кабул ителә) 14-17 яшьлекләр категориясендә.
Татар теленнән рус теленә һәм рус теленнән татар теленә нәфис тәрҗемәләр (тәрҗемә белән бергә әсәрнең оригиналы кабул ителә) 14-17 яшьлекләр категориясендә;
Мультилингвалар-10 яшьтән 13 яшькә кадәрге категориядә рус телендә проза;
Мультилингва-14-17 яшьлекләр категориясендә рус телендә проза;
Премиянең югарыда күрсәтелгән номинацияләренә кермәгән текст һәм график рәвешендәге нәфис әсәрләр 10-17 яшьлекләр категориясендә.
Әдәби премиянең төп оештыручысы «Бәхетле тарихлар» хәйрия фондында белдерүләренчә, бәйгенең төп өлеше 13-18 ноябрьдә балалар лагеренда үткәрелергә планлаштырыла. Катнашучылар өчен кызыклы мәдәни программа, танылган язучылар, журналистлар, тәрҗемәчеләр белән мастер-класслар оештырылачак. Иң яхшы конкурс эшләренә Андрей Усачев, Наринэ Абгарян, Нина Дашевская, Сергей Махотин, Виктор Лунин, Ркаил Зәйдулла, Галимҗан Гыйльманов, Рөстәм Галиуллин, Рифат Сәлах һәм башкалар бәя бирәчәк.
Призлы урыннарга ия булучыларга әдәби сменага 140 юллама, кыска исемлеккә эләккән катнашучыларның әсәрләре белән 140 альманах, 36 планшет, 36 кече китапханә комплекты, шулай ук «Глаголица» премиясенең төп призы булган 9 «Бәллүр ябалак» сыны тапшыралачак. Әдәби бәйгенең йомгаклау һәм бүләкләү тантанасы 18 ноябрьдә «Курчак» театры бинасында узачак.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Васил Шәйхразиев: «Хисап тоту белән мавыкмаячакбыз»
30-31 июль, 1-2 август көннәрендә Татарстанда Бөтендөнья татар конгрессының (БТК) VIII корылтае уздырылачак. Делегатлар һәм шәрәфле кунаклар беренче көнне башкалабызда, Кабан күле буенда «Печән...

30-31 июль, 1-2 август көннәрендә Татарстанда Бөтендөнья татар конгрессының (БТК) VIII корылтае уздырылачак. Делегатлар һәм шәрәфле кунаклар беренче көнне башкалабызда, Кабан күле буенда «Печән базары» заманча татар дизайны һәм татар шәһәр мәдәнияте фестивален тамаша кылачак, икенче көнне изге Болгар җирендә сәҗдә кылып, болгар бабаларыбыз рухына дога кылып кайтачак. 1 август көнне башкалабыз янындагы «Kazan Expo» күргәзмә үзәгендә корылтай эшчәнлеген башлый. Делегатлар һәм кунаклар, БТК эшчәнлегенең 30 еллыгына багышланган күргәзмә белән танышкач, алты секциягә бүленеп, корылтай эшен башлап җибәрәчәк. 2 август көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында корылтайның пленар утырышы уздырылачак.
«Татар-информ» агентлыгында уздырылган матбугат җыелышында бу хакта журналистларга Татарстан хөкүмәте вице-премьеры, БТК Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев хәбәр итте. «Сер түгел, бик күпләрнең корылтай эшендә катнашасы килә. Тик квоталар чикләнгән. Гадәттә без корылтаебызны мең кеше сыйдырырлык Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында үткәрә идек. Бу юлы аксакалларның, элек эшләгән җитәкчеләрнең, яшьләрнең теләген исәпкә алып, 1500 кеше чакырырга булдык. Шулай итеп, быел делегатлар янәшәсендә 500 шәрәфле кунак булачак. Шул сәбәпле быел корылтай “Кazan Expo” үзәгендә, Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында уздырылачак. Корылтай барышында башка делегатларның вакытын алмас һәм нотыкларны кыскарак тоту өчен, хисап бирү белән мавыкмыйча, борчыган мәсьәләләрне, теләк-тәкъдимнәрне җиткерик, бурыч-максатларны билгелик, дип килештек. Алдынгы тәҗрибә, яңа эш алымнары белән уртаклашырга теләгәннәр дә сүзен тизрәк түгәрәкли ала. Хәер, уртаклашырга теләгән барча уй-фикерләрне секция утырышларында әйтергә мөмкин», – дип сөйләде анда Милли Шура рәисе.
Корылтайга Россия республика-өлкәләреннән тыш, 35 чит илдән делегатлар киләчәк. Гадәттәгечә иң күп делегатлар Татарстаннан һәм Башкортстаннан сайланган. Килә алмаган делегатлар, кызыксынучылар корылтай барышын онлайн режимда һәм «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалы аша күзәтеп бара алачак.
В. Шәйхразиев журналистларның шактый соравына җавап бирде. Без, аерым алганда, башка корылтайлар вакытында мөстәкыйль яшьләр секциясе оештырыла иде, быел нишләп юк, дип кызыксындык. Васил әфәнде бу уңайдан: «Яшьләрне кызыксындырган, борчыган мәсьәләләр бик күп. Без аларны көз көне җыелачак Бөтендөнья татар яшьләре җыенында уртага салып тикшерәчәкбез», – дип җаваплады. Корылтай барышында, матбугат вәкилләрен аерым җыеп, кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәген дә белдерде ул.

Рәшит МИНҺАҖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар