Логотип Магариф уку
Цитата:

«Калеб» берләшмәсе 10 еллык юбилеена чакыра

«Калеб» иҗат берләшмәсенә 10 ел тула

Быел татар мәдәниятен алга сөрүче яшь актерларны, шагыйрьләрне, музыкантларны, рәссамнарны һәм режиссерларны берләштергән «Калеб» иҗат берләшмәсенә 10 ел тула. 19  декабрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында шушы матур датага багышланган бәйрәм чарасы узачак. Анда берләшмәдә катнашучыларның унъеллык иҗаты нәтиҗәләрен күрергә мөмкин булачак. 

«Калеб» яңа буын җыены – моннан ун ел элек яшь татар иҗатчыларын үзара таныштыру, берләштерү, яңа әсәрләр иҗат итү максатыннан барлыкка килгән мәйдан. Алар биредә иҗат кичәләре, театраль перформанслар, спектакльләр, лекцияләр, осталык дәресләре, лабораторияләр, фестивальләр үткәрә. Аның чишмә башында иҗатчылар һәм журналистлар Гүзәл Сәгыйтова, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Эльмир Низамов, Сөмбел Гаффарова, Гөлчәчәк Баһавиева, Рания Усманова һ.б. тора.  

Кичәдә шагыйрьләр – Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Батталова, Резедә Гобәева, Булат Ибраһимов, Эльвира Һадиева, Гөлүсә Шиһапова, композиторлар – Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина, җырчылар – Илүсә Хуҗина, Илгиз Мөхетдинов, Эльмира Кәлимуллина, Айгөл Хәйри, Алсу Фәйзуллина, Артур Исламов, Эльза Исламова, Илгиз Шәйхразиев, хореография – Нурбәк Батулла, «Дорога из города» коллективы катнашачак.

 Фәния Лотфуллина

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ