Логотип Магариф уку
Цитата:

Драматургия конкурсында катнаш!

«Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә язылган пьесалар конкурсы игълан ителә.

Конкурс Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә. Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша ала. Иң яхшы пьеса авторларын акчалата бүләкләр көтә.

Конкурсның төп шарты – пьесаларның татар телендә булуы, дип хәбәр итә проект авторлары.

Бәйге 4 номинациядә уза:

•   Кече состав өчен (10 персонажга кадәр)  балалар пьесасы (10 яшькә кадәр);

•   Зур состав өчен (10 персонаждан күбрәк) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр);

•   Кече состав өчен (10 персонажга кадәр) яшүсмерләр аудиториясе өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр);

•   Зур состав өчен (10 персонаждан күбрәк) яшүсмерләр аудиториясе өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр);

Катнашу өчен konkurskazan@mail.ru электрон адресына 2024 елның 1 сентябренә кадәр гариза һәм пьеса текстын юлларга кирәк. Һәр номинациядә 3 җиңүче каралган:

1 урын – 110 000 сум,

2 урын – 90 000 сум,

3 урын – 70 000 сум.

Бәйге нигезләмәсе һәм гариза формасы – https://vk.com/millikznru?w=wall-211631178_656

 

Фотолар Казан Мэриясе сайтыннан алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ