Логотип Магариф уку
Цитата:

Кино яратучыларны Архив киносы фестиваленә чакыралар

Казанның Аксенов исемендәге скверда Татарстан кинематографының 100 еллыгы уңаеннан 15 майда Архив киносы фестиваленең ачу тантанасы була.

«Татаркино» ДБУК оештырган чара 19:30 сәгатьтә башлана һәм ачык һавада узачак. Программаны Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы «Татаркино» ДБУК директоры Миләүшә Айтуганова, Татарстан Республикасы Кинематографистлар берлеге рәисе, режиссер Илдар Ягафаров, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Россия Федерациясе Кинематографистлар берлеге әгъзасы, кинодраматург, режиссер Салават Юзеев тәкъдим итәчәк.

Сәхнәдә популяр татар эстрадасы артисты, композитор, Татарстан Республикасының халык артисты Вил Усманов яшь башкаручылар командасы белән чыгыш ясаячак. Программа кысаларында Россия һәм Совет кинематографының музыкаль хитлары яңгыраячак. 

15 майда ачылачак фильм-атаклы «Булат - Батыр» – режиссер Юрий Таричның Казан Кремле диварлары янында төшерелгән татар халкы турында телсез нәфис картинасы. Кинотасма 1928 елның 10 апрелендә экраннарга чыга һәм Совкино һәм Таткино киностудияләренең беренче уртак постановкасы була. Фильмда төрле тарихи вакыйгалар шаукымында күтәрелгән  әтиләр һәм балалар проблемасы күтәрелә.

Картина тапер озата баруы белән күрсәтеләчәк. Фортепианодагы көйләрне Россия Композиторлар берлеге һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы Алсу Абдуллина башкарачак.

Проект авторлары белдергәнчә, программа Казан шәһәре парклары һәм скверлары дирекциясе ярдәме белән узачак. Чарага керү ирекле.
 

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ