Логотип Магариф уку
Цитата:

Каравон

Россия халыкларының милли традицияләре рубрикасы кысаларында без бу айда узачак рус бәйрәмнәренең иң күренеклеләреннән берсе – Каравон турында сөйләячәкбез.

Ел саен Татарстаннан, Идел буе төбәкләреннән, ә соңгы елларда Урал һәм Себердән килүче 50 ләп этнографик һәм вокаль ансамбльләрне җыя торган урыннан ерак түгел генә яшәвем белән бәхетле мин. «Каравон» фестивале уздырылган көнне Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының, Казан музыка училищесының, Алабуга мәдәният училищесының, Казан, Яшел Үзән, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләренең балалар иҗаты үзәкләренең балалар һәм яшьләр ансамбльләре Татарстан Республикасының Лаеш районында урнашкан Никольский авылына җыела. 

Элек ул  могҗизалар кылучы изге Николай көне дип аталган һәм XVI гасырда тәхет (престольный) бәйрәме буларак билгеләп үтелгән. Аны бәйрәм итү 3 көн дәвамында барган. Беренче көн чиркәү хезмәтеннән башланган, ә аннан соң кешеләр гаилә мәҗлесләре, күңел ачулар оештырганнар. Барысы да, матур киемнәрен киеп, әйлән-бәйлән уйнаганнар. Еш кына ул көнне туйлар үткәргәннәр, шунда бөтен авыл бәйрәм иткән. Вакытлар узу белән әлеге бәйрәм Каравон дип атала башлый. Ул бүгенге көндә массакүләм халык уеннары бәйрәме булып тора. Шунысы да игътибарга лаек: Каравон бары тик Никольский авылында гына сакланып калган.

Традиция буенча  «Каравон» ел саен май аенда уздырыла. Хәзер ул – республикада гына түгел, Россия төбәкләренә дә билгеле бәйрәм. Бәйрәм, Никольскийга вокаль ансамбльләрне җыеп, традицион рус мәдәниятен үстерүгә, фольклор хәрәкәтен популярлаштыруга ярдәм итә.

Дөресен генә әйткәндә, узган ел мин бу бәйрәмдә беренче тапкыр булдым. Аның турында күп ишетсәм дә, аны үз күзләрем белән күрү мөмкинчелегем булмаган иде. Анда катнашкач кына, аның тәэсирен үземдә тойдым. Шунысы гаҗәп: шундый колачлы бәйрәм гади генә авылда үткәрелә. Хәзер мин сезгә бу фестивальнең ничек баруы хакында сөйләп үтмәкче булам. Күзләрегезне йомыгыз да  күз алдына китерегез! Ким дигәндә, 20 мәйданчыкта күңел ачулар бара.  «Ярминкә рәтләре» күз явын ала. Анда  балчык, агач савыт-сабадан алып, тимердән коелган кул эшләрен дә күрергә була. Боларын тимерче сезнең күз алдында коя. Үзегезнең дә эшләп карау теләге тудымы? Соң, әйдәгез, тик чиратка басыгыз һәм кулыгызга чүкеч алып,  тимерче һөнәрен үзләштерергә әзерләнегез. Кечкенә балалар да безне этә-төртә чиратка тезеләләр һәм тизрәк үзләрен тимерче ролендә сынап карарга телиләр.  Болары барысы да «Тимерчелек ишегалды» мәйданчыгында бара. Аннан соң «Күңел ачу мәйданчыгы» («Молодецкие забавы»), «Концерт мәйданы», «Әйлән-бәйлән аланы» («Хороводная поляна»), «Рус халкы киемнәре күргәзмәсе» һәм башкалар тезелеп китә.  Бәйрәмдә безнең бөтен сәяхәтебезне халык җырлары, фольклор озатып бара. Сез күккәчә күтәрелгән исне сизәсезме? Якында гына искиткеч тәмле ризыклар әзерлиләр. Бәлки, безгә дә рус мичендә пешкән сый-нигъмәтләрдән, рус ашларыннан авыз итәргә кирәктер. Бу фестивальдә беркем ач калмаячак.

Тагын бер сокландыргыч күренеш – балаларның күз алдыгызда рәсем ясаулары.  Бу шулкадәр кызыклы,  мавыктыргыч күренеш, алардан аерылып китеп булмый. 

Әйдәгез, алгарак барыйк! Һәм шунда ук карашыбыз папье-маше уенчыклары куелган кибеткә төшә. Безнең балачакта мондый уенчыклар ризык яки башка әйберләр рәвешендә генә ясала иде, без аларны, гадәттә, балалар бакчасында гына күрдек. Ләкин болары бөтенләй башка. Мондый матур әйберләр яныннан тыныч кына үтеп буламы соң? 

Осталарның һәм һөнәрчеләрнең халык сәнгате кәсепләрен дәвам итүе  «Каравон» бәйрәменең брендына әверелгән. Фольклорчыларның чыгышлары һәм башка күңел ачу чаралары беркемне дә битараф калдыра алмый. Шулай итеп, без сезне Россия территориясендә бәйрәм ителә торган чираттагы традицион милли бәйрәм белән таныштырырга тырыштык. Әгәр дә сезне Каравон фестивале белән кызыксындыра алган булсак, һичшиксез, анда барыгыз. Халык традицияләре белән танышу һәм аларны саклап калу бик мөһим бит.

Гөлназ ГАЙНУЛЛИНА
Нәзилә ФӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ