Логотип Магариф уку
Цитата:

Кариев театрында татар телендә экскурсия узачак

Бүген, 8 сентябрьдә, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрында татар телендә экскурсия узачак. Катнашучылар театрның сәхнә арты тормышын күрәчәк, костюмнар, реквизиторлар...

Бүген, 8 сентябрьдә, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрында татар телендә экскурсия узачак. Катнашучылар театрның сәхнә арты тормышын күрәчәк, костюмнар, реквизиторлар һәм бутафорлар кем булуын аңлаячаклар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 

Экскурсия вакытында шәһәрлеләр радиоцехка, тавыш яздыру студиясенә, репетиция залына, грим бүлмәләренә, костюмнар саклау һәм синхрон тәрҗемә бүлмәләренә керә алачаклар. 
Экскурсия 13:00 сәгатьтә башлана, аны алдан теркәлү буенча карарга була. Моның өчен телеграмма-ботка үзеңнең исемеңне, фамилияңне һәм телефон номерыңны җибәрергә кирәк. Урыннар саны чикле. Очрашу урыны катнашучыларга теркәлгәннән соң хәбәр ителәчәк.

Фото: «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ