«Казан» Гаилә үзәге каршындагы Яңа ел чыршысы ай ахырында ачыла
«Казан» Гаилә үзәге каршындагы Яңа ел чыршысы 23 декабрь көнне 18:00 сәгатьтә ачылачак, дип белдерде Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Абзалов.
Азат Абзалов сүзләренчә, шәһәр буенча Яңа ел тематикасына багышланган 500 дән артык чара көтелә. Программада – балалар өчен Яңа ел спектакльләре, кавер-төркемнәр, Казанның иҗат коллективлары чыгышы һәм башка кызыклы чаралар.
Фото: «Татар-информ»





Комментарийлар