Казанда яшүсмерләр клубларында бушлай гаилә остаханәләре узачак
18 июль, шимбә көнне, Казанның яшүсмерләр клубларында «Бергә» проекты кысаларында бушлай гаилә остаханәләре үткәрелә. Чаралар Россия халыклары бердәмлеге елына багышлана.
Программа 10:00 сәгатьтә Арсланов ур., 11 адресындагы «Импульс» клубында «Бердәмлек открыткасы» остаханәсе белән башлана.
12:00 сәгатьтә Химиклар ур., 19 адресындагы «Остаз» клубында төсле җептән күз тиюдән саклау чарасы (оберег); Карбышев ур., 33 адресы буенча урнашкан «Зенит» клубында матрешкаларны акрил буяулар белән бизәү, ә Закиев ур., 25а адресындагы «Кояш нуры» клубында гипс сыннарын акрил фломастерлар белән буяу дәресе узачак.
14:00 сәгатьтә «Ника» клубында (Восстание ур., 59) сәйләннәрдән брелок ясау остаханәсе, ә 3 нче Кленовая ур., 23 а адресындагы «Лазер» клубында өстәл теннисы турниры үткәрелә.
Программа 15:00 сәгатьтә Серов ур., 17 адресындагы «Кеды» клубында «Бердәм булсак – җиңелмәбез» исемле рәсем ясау остаханәсе белән тәмамлана.
Барлык чараларда катнашу бушлай, әмма алдан теркәлү кирәк.





Комментарийлар