Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Җиңү – безнең каныбызда» документаль фильмы проекты тәкъдим ителде

12 февральдә Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов ис. Казан кадет мәктәп-интернаты базасында «Җиңү – безнең каныбызда» документаль фильмы проектын тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Очрашу барышында фильмның драматургиясе тикшерелде, укучыларның фикерләре яңгырады.

Оештыручылар Казанда һәм Татарстан Республикасы районнарында узачак фильм төшерү эшләре планнары белән укучыларны таныштырдылар.

Проект кадетлар, суворовчылар һәм юнармиячеләр арасында рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия темасына багышлана.

Патриотик тәрбия юнәлеше «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ