Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда товарлар алмашу буенча бушлай кушымта эшләделәр

Казан ИТ-паркы резидентлары әйберләр һәм товарлар алмашу өчен бушлай «Алмашу вакыты» кушымтасын эшләделәр, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге.Evoteka диджитал-агентлыгыннан проект төзүче Дм...

Казан ИТ-паркы резидентлары әйберләр һәм товарлар алмашу өчен бушлай «Алмашу вакыты» кушымтасын эшләделәр, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге.
Evoteka диджитал-агентлыгыннан проект төзүче Дмитрий Захаров һәм Камил Исрафилов фикеренчә, «Алмашу вакыты» кешеләрнең куллануга карашын үзгәртергә сәләтле.
«Кушымта булдыру идеясе авыл хуҗалыгыннан килде, анда турыдан-туры түләү урынына еш кына товарны башка товарга яки хезмәткә алыштыралар, ләкин башта без көнкүреш проблемаларын чишү өчен «Алмашу вакыты»н ясарга булдык. Һәрбер кешенең тузмаган әйберләре, ачылмаган бүләкләре һәм башкалар бар. Аларны файдалы итеп үзгәртегез», – ди алар.
Кушымтада автомобильләр, техника, кием, аяк киеме, спорт товарлары, җиһазлар һәм башка күп нәрсәләр белән алмашырга мөмкин. Ләкин әйберләр алмашу процессы бу мәйданчыкта башка кушымталарга караганда тизрәк барачак. Кулланучы үз товары турында белдерү урнаштыра һәм башка кулланучылардан алмашу өчен тәкъдимнәр ала. Ошаган тәкъдимнәрне лайк белән билгеләргә, сатучы белән килешүнең нечкәлекләрен ачыклау өчен диалогка күчәргә мөмкин. Шулай ук «Алмашу вакыты»ның үз ясалма интеллекты бар. Товарларны геолокациягә бәйләп тә эзләргә мөмкин.
Киләчәктә «Алмашу вакыты»н төзүчеләрнең киңәю һәм сәнәгать продуктларын алмашу мәйданчыгы булу планнары бар.
Кушымта App Store һәм Google Playда бар инде, ә десктоп версиясе якын арада барлыкка киләчәк.

Фәния Лотфуллина


Фото: Денис Гордийко 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ