Казанда экология буенча Бөтенроссия олимпиадасы бара
5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк олимпиадада Россия Федерациясенең 52 төбәгеннән ике йөздән артык укучы катнаша. Татарстан командасында - 15 укучы. Бәйгенең теоретик туры 31 мартта КФУ базасында үтте, 2...
5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк олимпиадада Россия Федерациясенең 52 төбәгеннән ике йөздән артык укучы катнаша. Татарстан командасында - 15 укучы.
Бәйгенең теоретик туры 31 мартта КФУ базасында үтте, 2 апрельдә Казанның 35 нче мәктәбе базасында фәнни-тикшеренү проектларын яклау көтелә.
Олимпиаданың максаты – сәләтле балаларны барлау, аларга ярдәм итү, укучыларда интеллектуаль һәм иҗат мөмкинлекләрен үстерү, фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә һәм фәнни белемнәрне танытуга кызыксыну уяту.
Россия Федерациясенең күренекле галимнәреннән торган жюрины КФУның Экология һәм география институты директоры, биология фәннәре докторы, профессор Светлана Селивановская җитәкли.
Комментарийлар