Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда яңа хәрби госпиталь ачылды

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм РФ Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгы Валерий Герасимов Казанда яңа хәрби госпиталь ачты. Ул бер ел эчендә төзелгән. Бу хакта Татар-информ хәбә...


Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм РФ Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгы Валерий Герасимов Казанда яңа хәрби госпиталь ачты. Ул бер ел эчендә төзелгән. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә. 




«Әлеге госпитальне файдалануга тапшыру Казан гарнизонын медицина хезмәтләре белән тәэмин итү мәсьәләләрен тамырдан яхшыртачак. Рекордлы срокта, бер ел эчендә диярлек әлеге бинаны һәм башка корылмаларны сафка бастырган төзүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә», – дип искәртте РФ Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгы Валерий Герасимов.
Яңа госпитальнең өч бинасы (аларны төзегәндә уникаль технологияләр кулланылган) Оренбург трактыннан ерак түгел формалаштырыла торган медицина кластерын тулыландырды. Яңа дәвалау үзәге Республика клиник хастаханәсе һәм Республика балалар клиник хастаханәсе янында урнашкан.
Госпиталь 150 урынга исәпләнгән, аның каршындагы поликлиника бер сменага 250 кешене кабул итә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ