Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Яшел бишек» урамы

Хәтерләсәгез, безнең «Мәгариф» журналы биш ел дәвамында табигать сөючеләр өчен «Яшел бишек» исеме белән иҗади эшләр конкурсы үткәреп килде. Конкурсыбызның исеме Казан түрәләре күңеленә дә хуш килгән,...

Хәтерләсәгез, безнең «Мәгариф» журналы биш ел дәвамында табигать сөючеләр өчен «Яшел бишек» исеме белән иҗади эшләр конкурсы үткәреп килде. Конкурсыбызның исеме Казан түрәләре күңеленә дә хуш килгән, ахры. Казанның Совет районындагы «Семейный» торак массивында яңарак барлыкка килгән дүрт урамның берсенә Казан шәһәре башкарма комитеты карары белән «Яшел бишек» дигән исем бирелгән.  Яңа урамнарның калган өчесе «улица Елочная – Елочная урамы», «улица Гаилэ учагы – Гаилә учагы урамы», «улица Алтынчэч – Алтынчәч урамы»  дип аталачак икән.
Башкалабызның Идел буе районында да яңа урам барлыкка килгән. Анысы исә күренекле дәүләт эшлеклесе, генерал-лейтенант Николай Иванович Демидов исемендә булачак.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ