Логотип Магариф уку
Цитата:

Казандагы музыка мәктәпләре үз исемнәрен үзгәртә

Казандагы алты балалар музыка мәктәбе моннан соң яңача аталып йөртелә башлаячак. Болар – башкалабызның Галимҗан Баруди урамы, 25 а йорты адресы белән урнашкан 2 нче, 4 нче (Гагарин урамы, 101), 5 нче...

Казандагы алты балалар музыка мәктәбе моннан соң яңача аталып йөртелә башлаячак. Болар – башкалабызның Галимҗан Баруди урамы, 25 а йорты адресы белән урнашкан 2 нче, 4 нче (Гагарин урамы, 101), 5 нче Шаляпин урамы, 43), 13 нче (Ш.Усманов урамы, 30), 15 нче (Габишев урамы, 15), Олег Лундстрем исемендәге 16 нчы балалар музыка мәктәпләре. Алар хәзер, исемнәрен үзгәткәч, балалар сәнгать мәктәбе статусын алачаклар. Бу хакта Казан шәһәре башкарма комитетының махсус карары бар. Әлеге учреждениеләр бер ай эчендә үз уставларына әлеге үзгәрешне кертеп, аны башкаланың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетына раслату өчен әзерләп тапшырырга тиеш булалар.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ