Кешенең ике бәхетле көне бар!
“Әле ун яшен генә тутырган балага каян килә икән усаллык, ачу, агрессивлык?! Аңларлык түгел. Әмма аптырап утырырга, сәбәбен эзләргә дә вакытыбыз юк диярлек. Балалар тиз үсә, шуңа чарасын да тиз...
“Әле ун яшен генә тутырган балага каян килә икән усаллык, ачу, агрессивлык?! Аңларлык түгел. Әмма аптырап утырырга, сәбәбен эзләргә дә вакытыбыз юк диярлек. Балалар тиз үсә, шуңа чарасын да тиз табу кирәк. Әле әти-әнисе дә юньле тәрбия бирә алмаса, бигрәктә. Шуңа бу эш без, укытучылар өстенә өелә дә кала...” - дигән иде бер мөгаллимә.
Беренче карашка, агрессивлыкның сәбәбен эзләп тормау чирне табибсыз дәвалау сыман булыр иде. Ә чынлыкта исә ачу килү ул бик тә табигый халәт һәм аны “чир” дип атап та булмый. Алай гына да түгел, әле “ачу килү” хупланган очраклар да бар. Динебездә дип тә өстәргә кирәк. Гомумән, ислам галимнәре: “Кешенең ачу хисен бөтенләй юкка чыгарып булмый һәм ул дөрес тә түгел”, - диләр. Ә хупланган очраклары нинди дигәндә, Аллаһ хакы хакланмаганда, Аның кануннары үтәлмәгәндә яисә бозылганда ачу, ризасызлык хисе белдерү күркәм сыйфат санала. Имам Шәфигый (р.г): “Әгәр кемнедер ачуландырып та, аның ачуы килмәсә, ул – ишәк”, - дигән. Монда сүз “Аллаһ хакы өчен ачулану” турында бара. Пәйгамбәребез (с.г.с) беркайчан да үзе өчен үч алмаган, ачуланмаган. Ләкин Аллаһ кануннары бозылганда, җинаять, олы гөнаһ кылынганда, әлбәттә, Аллаһның илчесе (с.г.с) ачуланган һәм тиешле җәзасын таләп иткән.
Ислам диненнән ерак торган психологларның да агрессия хакындагы фикерләре кызыклы. “Теләсә кайсы агрессиянең уңай ягы бар, - ди алар. - димәк, кеше үзен якларга өйрәнә, ничек кенә кыен булмасын яшәргә омтыла. Без агрессив, чөнки яшәргә телибез. Әмма ачу хисебезне кирәк чакта яки башка чара калмаганда гына кулланабыз. Аңлы рәвештә кулланабыз дип тә өстәргә кирәк. Ә тумышыбыз белән без агрессив түгел. Хәер, бу хис кешегә очраклы гына бирелмәгән. Аның белән сак эш итәргә тиешбез. Ул безгә зыян түгел, ә файда китерсен”.
Максатыбыз агрессияне ничек туктатырга дигән сорауга җавап бирү түгел, бары тик аның зыянлы гына түгел, кайчак файда да китерә торган халәт булуын гына искә төшерү иде. Гаҗәп хәл бит, Аллаһ Тәгалә адәм баласына нинди генә хис-тойгылар салса да, аларның һәркайсы кирәкле, һәркайсының үз вазыйфасы бар икән. Шул ук агрессивлык күрсәтүнең дә.
Бер хикмәт иясе: “Кешенең ике бәхетле көне бар: Берсе – туган көне, икенчесе – ни өчен туганын аңлаган көне”, - дигән. Ни өчен дөньяга килгәнен аңлаган мөселман, беренче чиратта, үз нәфесе белән көрәшү кирәклегенә төшенә. Чөнки ислам өйрәтүләрендә “Әгәр мөселман үз нәфесен җиңә алмый икән, беркайчан да бернәрсәне дә җиңә алмый” диелә. Ә нәфесне җиңү – ул көчле ихтыяр көченә ия булу дигән сүз. Әгәр кешедә ихтыяр көче булса, аны хәрам, тыелган эшләр җиңә алмый. Киресенчә, ул үзен теләсә кайсы тыелган эштән туктата ала һәм җиңел туктата ала дип тә әйтергә кирәк.
Комментарийлар