КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Гыйлем” интеллектуаль конкурсы үтте
24-25 гыйнвар көннәрендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында тәүге тапкыр Татарстан Республикасының 10-11 сыйныф укучылары өчен “Гыйлем” интеллектуаль конкурсы узды. Конкурс Казан федераль университетының Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылды.
Татарстан Республикасының 10-11 сыйныф укучылары өчен оештырылган “Гыйлем” конкурсы ике турдан гыйбарәт. Беренче дистанцион тур 2025 елның ноябрь-декабрь айларында уздырылды. Беренче турда Татарстан Республикасы урта мәктәпләрендә белем алучы 218 сандагы 10-11 сыйныф укучысы катнашты. Беренче тур нәтиҗәсендә татар теле һәм әдәбиятыннан тест сорауларының яртысына дөрес җавап биргән 98 укучы икенче этапка үтте. Икенче тур 4 этаптан гыйбарәт. Икенче турның сигездән бер этабы конкурс юнәлешләренең берсе буенча проект эшләүне күздә тота иде. Гыйнвар аеның беренче атнасында икенче этапка үткән укучылар проект эше җибәрделәр. Эшләрне конкурс сайтына элгәннән соң 12 -15 гыйнвар аралыгында тавыш бирү этабы булды. Тавыш бирүдә 20 меңнән артык укучы катнашты. Барлык проектлар “Гыйлем”нең сайтында урын алган. Проект эшләре этабында иң күп тавыш җыйган 24 укучы Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенә конкурсның алдагы этабына чакыру алдылар.
“Гыйлем” конкурсының чирекфиналы нәтиҗәләрендә 12 укучы ярымфиналда, 6 укучы финалда көч сынашты.
Жиңүчеләрне котлап, институтыбыз директоры,филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкатович Җамалетдинов конкурсның кыйммәтен аерып билгеләп үтте: “Бу көннәрдә безнең институтта Татарстан Республикасының 10-11 сыйныф укучылары өчен “Гыйлем” интеллектауль конкурсы узды. Бу, чынлап та, тарихи вакыйга, чөнки мондый конкурс тәүге тапкыр уздырыла. Укучылар берничщ этапта татар теле, әдәбияты, мәдәниятеннән, халык авыз иҗатыннан белемнәрен сынадылар. Без Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясенә һәм Комиссия рәисе Марат Гата улы Әхмәтовка иң олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шулай ук Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитовка, кафедра мөдирләренә, укытучыларга, студентларга рәхмәт. Шулай ук иң олы рәхмәтебез – конкурста катнашкан һәр укучыга! Без сезне институтыбызда студент буларак көтеп калабыз!” Рәдиф Рифкатович Җамалетдинов җиңүчеләргәакчалата бүләкләр тапшырды.
Конкурста Норлат районы Колбай Мораса гомуми белем мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Әхмәтҗанова Айгөл Айрат кызы җиңү яулады (җитәкчесе - Галиуллина Рәмзия Гасым кызы). Укучыга 50000 сум күләмендәге акчалата бүләк тапшырылды. Конкурста икенче урынга Казан шәһәренең “Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл” күптелле мәгариф комплексының 11 сыйныф укучысы Кәримова Лилия Рамил кызы лаек булды (җитәкчесе – Ханнанов Рамил Гомәр улы). Укучыга 40000 сум күләмендәге акчалата бүләктапшырылды. Өченче урынны Арча районы Апаз урта гомуми белем мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Хәмидуллина Камилә Ринат кызы яулады (җитәкчесе - Фәйзиева Алсу Вазих кызы). Укучыга 30000 сум күләмендәге акчалата бүләк тапшырылды.
Конкурсның жюри составында татар әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Ф.С.Сәйфуллина, татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Г.Р.Галиуллина, филология фәннәре докторы, профессор Ф.Г.Галимуллин, филология фәннәре докторы, профессор Ә.Ш.Юсупова, филология фәннәре докторы, профессор Н.М.Юсупова, филология фәннәре кандидаты, доцент Х.Х.Кузьмина, филология фәннәре кандидаты Г.Р. Әхмәтшина эшләделәр.
Конкурсны оештыруда Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Р.Х.Мирзаһитов, мөгаллимнәр - филология фәннәре кандидаты, доцент Г.Р.Мөгтәсимова, филология фәннәре кандидаты, доцент Г.Р.Гайнуллина, филология фәннәре кандидаты, доцент Д.Х.Хөснетдинов, филология фәннәре докторы, профессор Н.М.Юсупова, мөгаллимебез Л.М.Мөхәммәтшин, 4 курс студентлары Газизуллин Кәрим, Вахитов Айзат, Фәритов Артур, Камаев Илнар, Минҗәләева Гөлинә (кураторлары – Ф.Р.Сибгаева), 2 курс студентлары Гыйләҗиева Камилә (кураторы – Г.Р.Мөгтәсимова), Гобәева Миләүшә, Җамалиева Лилия (кураторлары- Н.М. Юсупова), 1 курс студенты Гарифҗанова Сәйдә (кураторы – Г.Р.Гайнуллина) катнашты.
Укучылар конкурста яңгыраган сорауларның уңай тәэсир калдыруын билгеләп үттеләр. Алар арасында КФУ олимпиадаларында актив катнашучылар да бар иде.
Мөхетдинов Марсель:
“Мин 8 сыйныфтан бирле КФУның конкурс, конференция һәм олимпиадаларында катнашам. Бу конкурста аеруча әдәбияттан сораулар ошады”.
Гарипова Камилә, Нәбиева Алия, Мөхетдинов Марсель шул көнне татар теле һәм рус телләреннән олимпиадада катнашканнан соң, безнең конкурсның соңгы этапларына килделәр. Әхмәтҗанова Айгөл, Шакирова Ләйсән, Ибраһимова Фирүзә, Нәбиева Алия – быелгы абитуриентларыбыз. Укучыларыбызның күпчелеге КФУның “Лобачевский. Прорыв” дип исемләнгән фәнни эшләр конкурсына эшләр җибәрүләре турында хәбәр иттеләр.
Барлык проектлар “Гыйлем”нең сайтында урын алган. https://gyjlem.tilda.ws/#juri. Конкурсның чирекфиналын институтның “ВКонтакте” социаль челтәрендә урнаштыру күздә тотыла. Ярымфинал һәм финал уеннары “Туган тел” телеканалында күрсәтеләчәк.
Оештыру комитеты





Комментарийлар