Хаҗга бару өчен ничек бушлай юлламага ия булырга?
Татарстан Диния нәзарәте Хаҗга бару өчен шундый дүрт бушлай юлламага ия булу мөмкинлеге тудырган. Тик моның өчен, кем әйтмешли, сират күперен кичеп, Коръән уку бәйгесендә иң оста коръәнхафиз булып тан...
Татарстан Диния нәзарәте Хаҗга бару өчен шундый дүрт бушлай юлламага ия булу мөмкинлеге тудырган. Тик моның өчен, кем әйтмешли, сират күперен кичеп, Коръән уку бәйгесендә иң оста коръәнхафиз булып танылуың кирәк.
Мәгълүм булганча, август аенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән Коръәнне яттан сөйләү («хифз») һәм матур итеп уку буенча конкурс игълан ителгән иде. Беренче тапкыр оештырылган әлеге бәйге республикабыз халкы арасында Изге Китапны өйрәнүгә күбрәк игътибарны юнәлтү, коръәнхафизлар әзерләүне күздә тоткан иде. Ул өч этапта уздырылды. Аның октябрь ае дәвамында булган I туры мөхтәсибәтләрдә, ягъни район күләмендә барды. Ноябрь аенда исә бәйгенең төбәк өлеше казыятларда үтте. Төбәкләрдә I урынны алучылар исә респулика турына үтте. Һәм менә бүген Казанда аның өченче – республика туры үтә. Башкалабызның Галиев мәчетендә – ир-егетләр, ә Зәңгәр мәчеттә хатын-кызлар Коръәнне яттан сөйләү һәм Коръәнне матур итеп уку буенча бәйге тота. Барысы алтмышлап кеше үз осталыгын күрсәтә, ягъни Хаҗга бару өчен бушлай юлламага дәгъва кыла. Кемнәргә шундый бәхет капусы ачылыр?
Анысы тиздән билгеле булыр. Ике номинациядә дә I урынны алганнар (хатын-кызлардан һәм ир-егетләрдән аерым-аерым) – барысы дүрт кешегә юллама бирү каралган. II урынга лаек булучылар Гомрә хаҗына юлламага ия булачак. III урынны алучылар ноутбуклар белән бүләкләнәчәк. Бу хактагы мәгълүматларны бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларга җиткерде.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
«Гаилә һәм мәктәп» журналының яңа саны дөнья күрде
Мөселманнарга кредит яки ипотека алырга ярыймы? Баланы «базар мөнәсәбәтләре» белән таныштыруны кайчан башларга? Үсмер әти-әни кесәсеннән акча урласа нишләргә? Әлеге һәм башка бик күп сорауларга җавапн...
Мөселманнарга кредит яки ипотека алырга ярыймы? Баланы «базар мөнәсәбәтләре» белән таныштыруны кайчан башларга? Үсмер әти-әни кесәсеннән акча урласа нишләргә? Әлеге һәм башка бик күп сорауларга җавапны «Гаилә һәм мәктәп» журналының декабрь саныннан таба аласыз. Ул тулысы белән гаилә бюджеты темасына багышлана.
Замана балалары университет бетереп туа, диләр. Дөньясы шуңа корылган булгач, иртәме-соңмы, һәр бала акча белән дә алыш-биреш итәргә өйрәнергә тиеш була. Берәүләр бала кулына акча тоттыру аны мөстәкыйльлеккә өйрәтә, дисә, икенчеләр моны мөмкин кадәр соңрак эшләргә өнди. Кайсы фикер дөресрәк соң? Бу хакта белгеч сүзен «Кесә тиеннәре» язмасыннан укый аласыз.
«Баланың әти-әни кесәсеннән сорамыйча акча алуы шактый еш очрый. Бу гамәлне мәктәпкәчә яшьтәге балалар да, олыраклар да кылырга мөмкин. Кызыгыз яки улыгызның акча «чәлдерә» башлавын сизсәгез, аның алдында, белмәмешкә салышып, бездә йорт иясе барлыкка килде бугай, акчам югалды, кире кайтаруын сорарга кирәк әле, дияргә була. Балагыз, хатасын аңлап, акчаны кире урынына куйса, бик хуп. Аңламаса нишләргә?» «Синең угылың – карак...» язмасында мондый хәлдә калган әти-әниләргә психолог киңәш бирә.
«Сез нигә шулай кычкырып сөйләшәсез, бер-берегезне ишетмисезме әллә?» – дип шелтәли ана кеше балаларын. Чынлап та, игътибар итсәгез, балалар җыелган җирдә һәрвакыт тавыш. Җәлил Мотыйгуллин, әти кеше һәм мөгаллим буларак, шул хактагы фикерләре белән уртаклаша.
Күз алдына китерегез: гаиләдә сигез кеше, олылардан кала, алты бала. Ата кешенең төпле эше юк. Ана исә даими рәвештә хастаханә, сырхауханәләрдә ятарга мәҗбүр, чөнки ике балалары тумыштан авыру. Шундый шартларда яшәү ничек ул? Чүпрәле районына баргач, моны үз күзләребез белән күрдек һәм «Бөтен тормыш ирем өстендә» язмасында сезгә дә бәян иттек.
Заманы шундый: яшь гаиләләр тормышны алып бару өчен тәүлекнең егерме сәгатен эшләргә мәҗбүр. Ансыз булмый – яшәү кыйммәт. Очсыз-кырыйсыз кредитлар, башка түләүләр... Әле шунда балалар үстереп, тәрбия бирергә, бер-береңә ихтирам, игътибар күрсәтергә өлгерергә дә кирәк. «Риваять» фольклор ансамбле әгъзасы, тамада Илмир Ямалов белән аның тормыш иптәше Рузия гаиләсенә баргач та сүз, үзеннән-үзе, бүгенге тормыш проблемалары, алардан чыгу юллары турында барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар