Логотип Магариф уку
Цитата:

Хәрби хезмәткә чакыру яше 18–30 яшь тәшкил итәчәк

Хәрби хезмәткә чакыру яше турындагы закон проектында әйтелгәнчә, армиягә чакыру яшенең чикләре 18–30 яшь тәшкил итәчәк. Дәүләт Думасының Саклану комитеты рәисе Андрей Картаполов шулай дип белдерде. Бу...

Хәрби хезмәткә чакыру яше турындагы закон проектында әйтелгәнчә, армиягә чакыру яшенең чикләре 18–30 яшь тәшкил итәчәк. Дәүләт Думасының Саклану комитеты рәисе Андрей Картаполов шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Отставкадагы генерал-полковник җитәкли торган комитет закон проектының икенче укылышына шул хактагы төзәтмәләрне хуплаган. «Хәрби хезмәткә чакыру яшенең югары чиген – 30, түбән чиген 18 яшь итеп калдырырга карар кылынды»,– дип хәбәр итте ул.
Картаполов сүзләренчә, хәрби хезмәткә чакыру яшенең хәзерге түбән чиген саклап калу шуның өчен кирәк, «чөнки күп кенә егетләр нәкъ менә 18 яшьтә армиягә китәргә тели».
Шул ук вакытта, Дәүләт Думасының Саклану комитеты башлыгы искәрткәнчә, хәрби хезмәткә чакыру яше турындагы яңа нормалар 2023 елның көзге чакырылышына кагылмаячак.
Закон проектының баштагы версиясе хәрби хезмәткә чакыру яшенең түбән чиген хәзерге 18 яшьтән 21 яшькә кадәр арттыруны күздә тоткан иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ