Көек авылында 340 урынлык яңа балалар бакчасы төзиләр
Питрәч районының Көек авылында 340 урынлык яңа балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. Объект «Гаилә» милли проекты кысаларында төзелә.
Ике катлы бина мәйданы 5724 кв.м тәшкил итәчәк. Бүгенге көнгә булган мәгълүматларга караганда, төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләменнән 21 % ы башкарылган.
Төзелә торган объект Көек авылында сан буенча дүртенче балалар бакчасы булачак. Шулай ук бу мәгариф учреждениесендә өстәмә урыннар булдыру планлаштырыла.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар