Логотип Магариф уку
Цитата:

«Кояшкай»га техник иҗатны яратучылар  җыелды

Республикабыз районнарында  балаларның җәйге ял лагерьлары уңышлы гына  үзләренең эшләрен башлап җибәрде. Саба районының  Иске Икшермә авылында урнашкан “Кояшкай”  балаларны сәламә...

Республикабыз районнарында  балаларның җәйге ял лагерьлары уңышлы гына  үзләренең эшләрен башлап җибәрде. Саба районының  Иске Икшермә авылында урнашкан “Кояшкай”  балаларны сәламәтләндерү лагеренда да  “Техник иҗат” сменасы җиң сызганып үз эшенә керешкән.
Әлеге сменада 21 көн буе районның техник иҗат белән кызыксынучы 85 укучысы ял итә, белемен ныгыта. Агымдагы ел Цифрлаштыру  елы дип игълан ителгәнлектән,  лагерьда  төп эшчәнлек  шушы юнәлештә алып барыла.
Лагерь тормышы  балаларның техник иҗат  осталыгын үстерүгә юнәлдерелгән. Укучылар программалаштыру серләренә өйрәнәләр. Моның өчен Казан каласының “Робот техникасы һәм сәнгать дизайны лабораториясе”  оешмасыннан махсус белгечләр чакырылган. Укучылар белән шулай ук   Балалар иҗаты үзәгеннән   кул эшләре, рәсем, хореография һәм вокал белгечләре шөгыльләнә.  Үсмерләр төшкә кадәр төрле дәресләрдә катнашалар, көннең икенче яртысында исә алар өчен  саф һавада төрле уеннар, ә кич белән күңел ачу чаралары оештырыла.
“Татарстанның Россия буенча  АйТи технология лидерлары әзерләүдә  потенциалы  бик зур. Безнең бурыч – республикада АйТи белгечлеге белән кызыксынучан  абитуриентларның һәм әлеге һөнәр ияләренең  санын арттыру.  Биредә  бик кызыксынучан, өметле балалар, бигрәк тә кызлар булуы куандыра.  Укучылар ял итү белән бергә,  көн саен 3 сәгать  буе программалаштыру серләренә төшенәләр,” – ди Казандагы  “АйТи парк” ның балалар паркы җитәкчесе Артём Зерлинов.
Балаларның ял итү урыннары район җитәкчеләренең аерым игътибар үзәгендә тора. “Техник иҗат” сменасының ачылышына да Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов килгән булган.
                                                                          Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ