Логотип Магариф уку
Цитата:

Кукмараның А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицеенда Ф.Г. Газизуллин укулары уздырылды

2022  елның 16 декабрендә Кукмара шәһәренең А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицеенда Ф.Г. Газизуллин исемендәге I Республикакүләм фәнни-практик икътисади укулары уздырылды, дип хәбәр итә ТР...

2022  елның 16 декабрендә Кукмара шәһәренең А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицеенда Ф.Г. Газизуллин исемендәге I Республикакүләм фәнни-практик икътисади укулары уздырылды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.
Профессор Фәйзелхак Газизовичның  икътисад фәне үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Конференциядә аның улы - Санкт-Петербургның Дәүләт икътисади университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Наил Фәйзелхакович та чыгыш ясады. Шулай ук катнашучыларны Фәннәр академиясе вице-президенты, профессор, икътисад фәннәре докторы Вадим Васильевич Хоменко, Дәүләт Советы депутаты Римма Атласовна Ратникова да сәламләде.
Конференциядә “Минем Startup”, “Икътисад фәненә беренче адымнарым”, “Минем педагогик табышларым юнәлешләре буенча 5 секция эшләде:”. Очный этапка 40 укучы һәм 10 педагог уза алды. Катнашучылар 1, 2, 3 дәрәҗә дипломнар һәм номинацияләрдә җиңүчеләр дипломнары белән бүләкләнделәр. Икътисади укулар тирән эчтәлекле һәм югары дәрәҗәдә оештырылган иде.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ