Логотип Магариф уку
Цитата:

Кыңгырау урынына классик музыка

Март аенда Бөтенроссия «Кыңгырау урынына музыка» проекты кысаларында мәктәпләрдә тәнәфес вакытында классик музыкаль композицияләр яңгыраячак. Әсәрләр Халыкара хатын-кызлар көне һәм Зур театрның юбилее уңаеннан сайланган.

Уку йортларында рус классик композиторлары — Пётр Ильич Чайковский, Михаил Иванович Глинка һәм Александр Порфирьевич Бородин иҗат иткән әсәрләрдән өзекләр яңгыраячак.

 

Укучылар «Руслан һәм Людмила» операсыннан увертюраны, «Евгений Онегин» операсыннан «Уж как по мосту-мосточку» композициясен (Зур театр оркестры башкаруында), шулай ук «Аккош күле» балетыннан «Кечкенә аккошлар биюе»н («Танец маленьких лебедей») (СССР дәүләт академия симфоник оркестры башкаруында) ишетәчәк.

Моннан тыш, тәнәфесләрдә «Князь Игорь» операсыннан «Җил канатларында оч» («Улетай на крыльях ветра») композициясе тәкъдим ителәчәк. 

Фото: РФ Мәгариф министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ