Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф оешмаларында «Үлемсез полк: Геройлар безнең янәшәдә» Бөтенроссия акциясе узачак

«Үлемсез полк: Геройлар безнең янәшәдә» Бөтенроссия акциясе 7-8 май көннәрендә илнең барлык төбәкләрендә һәм Байконур шәһәрендәге балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә узачак. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Аны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә Россия балалар-яшүсмерләр үзәге оештыра.

Мәгариф учреждениеләрендә Җиңү байрагын чыгару тантаналы линейкалары узачак. Балалар Бөек Ватан сугышы геройларын бер минут тынлык белән искә алачак, дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.

Программаның үзәгендә – «Үлемсез полк» акциясе. Укучылар, педагоглар һәм ата-аналар үз геройларының портретлары белән  акциядә катнашачак.

Чараның мәртәбәле кунаклары – ветераннар, хәрби часть вәкилләре, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар.

Җиңү көне алдыннан балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә «Җиңү тәрәзәләре» һәм «Җиңү шәхесләре» акцияләрендә катнашачаклар, хәрбиләргә хатлар язачаклар, «Хәтер диварлары» н бизәячәкләр, Бөек Ватан сугышына багышланган мемориалларга чәчәкләр салачаклар.

Фото: РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ