Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп укучылары өчен программалау буенча бушлай курслар

Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Учи.ру платформасы белән берлектә 8-11 сыйныф укучылары өчен программалаштыру буенча бушлай курслар башлый. Әлеге курслар «Код...


Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Учи.ру платформасы белән берлектә 8-11 сыйныф укучылары өчен программалаштыру буенча бушлай курслар башлый. Әлеге курслар «Код будущего» проекты кысаларында уздырыла, дип хәбәр итә «Татар-информ». 




Бу проект программалаштыруның заманча телләрен өйрәнә һәм программалар эшләүче һөнәрен үзләштерә алачак укучыларга исәпләнгән.
Курслар октябрь башында башлана һәм ике елга исәпләнгән. Атнага ике тапкыр онлайн яки офлайн режимда шөгыльләнергә була. Укыту мәктәпләрнең компьютер классларында оештырыла. Шулай ук онлайн режимда Учи.ру платформасыннан Учи.Дома репетиторлары белән шөгыльләнергә була. Төбәкләрдәге укыту класслары турында мәгълүматны «Госуслуги»дагы интерактив карта ярдәмендә белергә мөмкин. Укуга гаризалар 31 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ