Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрдә кыңгырау урынына — хәтер моңнары

Май аенда Россия мәктәпләрендә «Кыңгырау урынына музыка» проекты кысаларында Бөек Ватан сугышына багышланган җырлар яңгыраячак. Проектны оештыручы – Россия Мәгариф министрлыгы, оператор – «Прогресс» балаларны һәрьяклап үстерү үзәге.

Ай дәвамында белем бирү учреждениеләрендә күпләргә таныш мәшһүр композицияләр яңгыраячак:

 – Лев Лещенко башкаруында Ю.В. Силантьев исемендәге Академиянең Зур концерт оркестры аранжировкасы белән «Җиңү көне» җыры  (сүзләре – Владимир Харитонов, музыкасы – Давид Тухманов) ;
 –  Дмитрий Хворостовский башкаруында «Журавли» (сүзләре – Рәсүл Гамзатов, рус теленә тәрҗемәсе – Наум Гребнев, музыкасы – Ян Френкель);
 –  «О той весне» (сүзләре һәм музыкасы – Елена Плотникова) «МультиКейс» балалар ансамбле башкаруында;
 – Клавдия Шульженко башкаруында «Синий платочек» (сүзләре – Яков Галицкий, фронт версиясе – Михаил Максимов, музыкасы – Ежи Петерсбургский) ;
 –  «Тишина» (сүзләре, музыкасы, башкаруы – Денис Майданов);
 – Лев Полосин һәм Борис Кузнецов башкаруында «Только на фронте» (сүзләре – Василий Лебедев-Кумач, музыкасы – Анатолий Лепин).

Фото: «Прогресс» балаларны һәрьяклап үстерү үзәге матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ