Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф.Татар теле»нең 2015 елдагы икенче саны чыкты

Махсус татар теле укытучылары өчен гамәлгә куелган «МӘГАРИФ. ТАТАР ТЕЛЕ» электрон журналының 2015 елдагы икенче саны «Электронная подписка» бүлегенә урнаштырылды.Эчтәлек№2 (4), 2015СӘГЪДИЕВА Р. Федера...


Махсус татар теле укытучылары өчен гамәлгә куелган «МӘГАРИФ. ТАТАР ТЕЛЕ» электрон журналының 2015 елдагы икенче саны «Электронная подписка» бүлегенә урнаштырылды.


тышлык май 2015 обр
















Эчтәлек


№2 (4), 2015
СӘГЪДИЕВА Р. Федераль исемлектә яңа татар теле дәреслекләре
ҺАДИЕВА Г. Фразеологизмнар
ГАЛИМОВА Л. Билгесез үткән заман хикәя фигыль
ХӘСӘНШИНА Р. Рәт гармониясе
ВАХИТОВА Г. Искергән сүзләр, неологизмнар
ГЫЙЛЬМАНОВ Д. Белем бирүдә педагогик технологияләр
НУРОВА Р. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив укыту методларын куллану
ХӘЙБУЛЛИНА Л. Кешене кеше иткән Бер нәрсә – Кешелеклелек
ЗАКИРОВА Э. Шарт фигыль, аның мәгънәсе, җөмләдә кулланылышы
ВАФИНА Г. Кызыклы күнегүләр
ГАФУРОВА А. Морфологиядән күнегүләр (сыйфат, сан, алмашлык)
МУКТАТ Ф. Мавыктыргыч төсле тестлар
НӘФЫЙКОВА Л. Фонетикадан белемнәребезне ныгытабыз
ЗЫЯТДИНОВА Г. Исем сүз төркемнәре ясалышы (тәңгәлләштерүгә нигезләнгән тематик тестлар)
САБИРОВА Р. Бер һәм ике составлы, җыйнак һәм җәенке җөмләләр
ТӨХФӘТУЛЛИНА Ә. Язма эшләр (диктант текстлары)
ТРОФИМОВА С. Язма эшләр (изложение текстлары)
АБДУЛЛИНА Р. «Билбау»га әйләнгән Камәр: «К» хәрефенең серләре

ЯЗЫЛЫРГА


“Мәгариф” педагогик журналы – республиканың барлык укытучыларына да хезмәт итә торган басма. Аны мәгариф системасында эшләүче һәркем өчен дә кызыклы итәргә тырышабыз, шуңа күрә биредә гомуми педагогик характердагы мәсьәләләргә зур урын бирелә. Шул ук вакытта безнең татар теле укытучыларына да күбрәк игътибар бирәсебез килә, чөнки башка төрле фән укытучылары өчен федераль күләмдә махсус басмалар шактый чыгып килә, ә туган тел укытучылары нигездә безнең журналга йөз тота. Әлеге фикердән чыгып, без “Мәгариф. Татар теле” электрон басмасын теркәдек, хәзер аның 2015 елдагы икенче санын әзерләп, сезнең хөкемгә тапшырабыз.


Әйтергә кирәк, әлеге электрон журналны чыгару – тулысынча үзебезнең инициатива, аны башкарып чыгу (типография, почта аша таралу чыгымнары) өчен редакция бюджетында бер тиен дә каралмаган, шунлыктан без аңа magarif-uku.ru сайтында “Электрон подписка” системасы аша (http://magarif-uku.ru/subscription/megarif-tatar-tele-2015/) язылу оештырабыз. Татар теле укытучылары аны pdf-файл итеп үз компьютерларына күчереп саклый, куллана ала. Кирәк булса, укытучы аны принтерда мөстәкыйль рәвештә кәгазьгә чыгара.


“Мәгариф. Татар теле” – татар телен уку-укытуга караган гамәли мәсьәләләрне яктыртуда махсуслаша. Анда татар теленнән белем бирүгә караган инновацияләр һәм алдынгы тәҗрибә яктыртыла, татар теле мөгаллимнәре өчен методик һәм дидактик материаллар бирелә, ФДБС буенча үрнәк дәрес эшкәртмәләре, дәресләрдә кулланырлык күнегүләр, тестлар һәм текстлар урын ала, укытучыларда кыенлык тудырырга мөмкин лингвистик очраклар турында галимнәрдән аңлатмалар алына – кыскасы, укытучы практик кулланма булырлык эш материалларыннан тора.


ЯЗЫЛЫРГА


Шулай ук «Мәгариф.Татар теле»нең — 2014 елда чыккан беренче һәм икенче саннарына язылырга мөмкин.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Бала язмышына битараф булмыйк

(Ата-аналар җыелышында бала шәхесен тәрбияләү темасына ясаган чыгыштан өзек)Нәҗипова Хәлимә Сәхәбетдин кызы,Саба районы Тимершык урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Хөрмәтле әти-...

(Ата-аналар җыелышында бала шәхесен тәрбияләү темасына ясаган чыгыштан өзек)


Нәҗипова Хәлимә Сәхәбетдин кызы,


Саба районы Тимершык урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары


Хөрмәтле әти-әниләр!


Безнең Тимершык урта мәктәбендә бала шәхесен тәрбияләү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Начар гадәтләргә каршы көрәшү максатыннан мәктәптә күптөрле тәрбияви чаралар үткәрелә. Аларны оештыруда үзегез дә катнашасыз һәм һәрвакыт ярдәм итеп торасыз. “Спорт – начар гадәтләргә каршы көрәшү чарасы”, “Наркотикларсыз тормыш”, “Мин тормышны сайлыйм”, “Язның яхшылык эшләү атнасы”, “Өлкәннәрне онытмыйбыз” кебек акцияләр даими үткәрелә. Иң яхшы иншага, рәсемгә конкурсларда да укучыларыбыз бик актив катнаша, призлы урыннар да яулый. Тәрбиягә караган тематик очрашулар даими үткәрелә. Күптән түгел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылган “Ветераннарыбызга дан!” дип исемләнгән очрашу-кичәнең тәрбияви әһәмияте искиткеч зур дип саныйм. Гомумән, сугыш һәм тыл ветераннарына, өлкәннәребезгә шефлык эшен тимурчылар һәм волонтерлар яратып башкара, чишмәләрне карап, чистартып торабыз. Моның өчен укучыларга, укытучыларыбызга, әти-әниләр сезгә зур рәхмәт.


Әмма тормышта көтелмәгән хәлләр дә булырга мөмкин. Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыбызны начар гадәтләр үзләштерүдән: наркомания, эчкечелек афәтеннән, хокук бозу очракларыннан бергәләп саклап каласы иде. Ялгышып, яман гадәтләр корбаны булып, газиз гомерләрен куркыныч астына куймасыннар дип, уртак тәрбия эшебездә кулга-кул тотынышып эшлик!


Җәйге чорда да балаларны күзәтүсез калдырмыйк. Мәктәптә җәйге каникуллар башлану белән, 1 – 5 нче сыйныфлар өчен мәктәп яны “Шатлык” ял һәм сәламәтләндерү лагере эшләячәк. Лагерьда, барлыгы 50 бала 21 көн дәвамында ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытачак. Шулай ук Икшермә кадет мәктәбендә “Кояшкай” лагереның беренче сменасының икенче атнасында (8 нче июньнән 14 нче июньгә кадәр) һәм 25 нче июньнән 15 нче июльгә кадәр безнең мәктәп укучылары да ял итәчәк. Лагерьда ял итү чорында алар Биләр шәһәренә дә барачаклар, сәламәтлекләрен ныгыта алачаклар, төрле чараларда катнашачаклар. Теләгән укучыларның Артекка бару мөмкинлеге дә бар хәзер. Бу турыда балаларга төгәл мәгълүмат бирербез, сезгә дә җиткерербез.


Бу җәйдә гадәттәгечә мәктәптә хезмәт һәм ял лагере эшләячәк. Ул шулай ук 1 нче июньдә ачыла, монда эш 18 көн буена дәвам итә. 14 яше тулган 45 укучыбыз районыбызның бюджет оешмаларында төрле хезмәттә катнашачак. Тимершык авылының “Кояшкай” балалар бакчасында  –  2, Көек авылының “Зәңгәр чишмә” балалар бакчасында  – 1, Кызыл-Мишә авылының “Акчәчәк” балалар бакчасында  – 1, Миңгәр авылының “Сәйлән” балалар бакчасында  –  1, Тимершык урта мәктәбендә  – 5, Кызыл-Мишә мәктәбендә  –  4, Көек хуҗалыгында  – 4, Тимершык авылы мәдәният йортында  – 1, Кызыл-Мишә клубында  – 1, Көек клубында  – 1, Тимершык райпосында  – 3, Мичән җәмгыятенең Тимершык бригадасында 21 укучы эшләячәк. Аларның һәрберсенә районның эш белән тәэмин итү үзәгеннән өстәмә 1275 сум акча күчәчәк.


Балалар язмышына битараф булмыйк! Балаларыбыз начар гадәтләр колына әйләнмәсеннәр иде! Уртак тәрбия чараларын үзара аңлашып, ярдәмләшеп алып барыйк.


(Ата-аналар җыелышының икенче өлешендә “Наркотиклар аяныч хәлгә китерә” дип исемләнгән видеофильм күрсәтелә.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ