“Мәгариф” журналына язылу өчен 10 сәбәп
Быел “Мәгариф” журналы өчен – үзгәрешләр чоры. Журналның дизайны да, эчтәлеге дә үзгәрде. Һәр номер саен – бер яңалык, күрми калырга ярамый! “Мәгариф” Татарстан мәктәпләрендә гамәлгә керүче “Мәгариф...
- Быел “Мәгариф” журналы өчен – үзгәрешләр чоры. Журналның дизайны да, эчтәлеге дә үзгәрде. Һәр номер саен – бер яңалык, күрми калырга ярамый!
- “Мәгариф” Татарстан мәктәпләрендә гамәлгә керүче “Мәгариф турында”гы закон, федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС), Сингапур методикасы мәсьәләләрен безнең җирлеккә туры китереп яктырта.
- “Мәгариф” белән республиканың иң алдынгы методистлары һәм мәгариф профессионаллары хезмәттәшлек итә. Безнең редколлегия составында – ТР Мәгарифне үстерү институты белгечләре.
- “Мәгариф” үзенең укучыларына аттестация узу өчен җиңеллек тудыра, редакция аларга рәсми публикация оештырырга булыша.
- “Мәгариф” журналына язылучылар “Авыл укытучысы” конкурсында катнаша ала, ә бу бәйгедә катнашкан кеше махсус сертификатка ия була.
- “Мәгариф” журналында гына татар теле һәм әдәбиятына караган эшкәртмәләр урын ала, аларны интернетта эзләп табып булмый.
- “Мәгариф” шәһәр һәм авыл мәктәпләре өчен класстан тыш чаралар, төрле кичә сценарийларын русча һәм татарча бастырып чыгара.
- “Мәгариф” укытучыларның эштәге һәм шәхси проблемаларын хәл итәргә булыша, хокук мәсьәләләре буенча консультация бирә.
- “Мәгариф” журналына, башка матбугаттан аермалы буларак, язылу бәясе сизелерлек артмады. Хәзер ярты елга язылу бәясе – 384,00 сум, индекс – 73363.
- Ә иң мөһиме: журнал мәгариф системасында эшләүчеләр өчен атап чыгарыла торган республиканың төп басмасы булып танылган. Татарстан мәгарифенә караган яңалыкларны хәбәр итә, проблемаларны күтәрә һәм алар буенча фикер алышулар оештыра торган матбугат арасында ул беренче урында тора.
Татарстан Республикасының вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов журнал турында болай дип белдерә:
“Журналның укыту һәм тәрбиядәге яңа технологияләрне пропагандалауга, татар мәгарифен үстерүгә, халкыбызга мәгърифәт нуры чәчүгә, милләтебезгә зыялы шәхесләр тәрбияләүгә керткән өлеше бихисап. Бүгенге мәгариф системасы алдында торган көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү, белем бирүне профильләштерү шартларында укыту-тәрбияне оештыру, аның сыйфатын арттыру, мәктәптә яңа технологияләрдән файдалану, укучыларга һөнәри юнәлеш бирү турындагы мәгълүматлар “Мәгариф” журналында лаеклы урын алып тора”.
Басмага язылу тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Язылу бәясе - 384,00 сум. Квитанцияне безнең сайттан күчереп алырга була.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
“Йөргән юлларыңа кара... Нинди эз синнән кала?”
Фәридә Заһит кызы МӨБАРӘКШИНА, Әлмәт районы Габдрахман урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 32 ел. Авыл укытучысы... Әлеге горур исем бер яктан туган җи...
Авыл укытучысы... Әлеге горур исем бер яктан туган җиргә, туган туфракка бәйләнсә, икенче яктан тел, тарих һәм милләтнең бердәмлеген чагылдыра. Берүк вакытта үсеп килүче авыл баласының яшь күңеленә тәрбияви мөнәсәбәтләр урнаштыручы да, актив мөстәкыйльлеккә этәрүче шәхес тә.
Тормыш авыл укытучысыннан, ягъни миннән киләчәк буынның асылын тирән аңлап эш итүне, максат-юнәлешен шул рәвешле билгеләүне, шәхесне җәмгыятьнең бер кисәге – икътисади, сәясәт, социаль һәм мәдәни процессларда актив катнашучы бер өлеше буларак күзаллауны таләп итә.
Авыл мәктәпләре кыскартылуының ачы җилен татыган авыл укытучысы буларак, табигатьнең серле елмаюы... ачы итеп көйсезләнүе... назлы иркәләве... хәйләкәр шаяруы белән очрашып, шактый тирән уйлар белән һәр эш иртәмне башлап җибәрәм мин. Сәфәрем әллә ни ерак түгел... Бары тик утыз ике чакрымлык Бишмунча – Габдрахман авыллары арасы.
Авыллар арасын узганда, юллар шактый тирән уйлар аша үткәрә. Ә алар тирәндә. Әйе, җәмгыятьтә шәхес тәрбияләү – дәвамлы эш. Моңа мәшһүр галим Ризаэддин Фәхреддин “Адабе тәгълим” (“Укыту кагыйдәләре”) исемле китабында “...Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер,” – дип укытучы сүзенә ачык билгеләмә бирә, укытучыларга йөкләнә торган унөч вазыйфаны тәфсилләп төшендерә һәм шуларга таянып эш итәм.
...Уйлар бер-бер артлы тезелеп тора: исән-сау эш урынына барып җитү, бар яктан сәләтле (ә бүгенге авыл баласы хезмәт ягыннан да, иҗади фикерләү юнәлеше аша да, яңа информацион технологияләр үзләштерүгә дә сәләтле) балаларның эчке, табигый көчләре таләбенә бик тә сизгер булып, шул ук вакытта тышкы дөнья куйган таләп-шартларны да әкренләп төшендерә-сеңдерә бару аша нәтиҗәсен күреп шатлану, исән-сау гаиләмә кайту (Юлда, бормалы булу сәбәпле, берничә транспортта үтәргә кирәк!).
Иҗади сәләтләр үсеше – милләт, ил мактанычы. Иҗади эшчәнлектә кеше үсә. Шул рәвешчә, иҗадилык минем тормышымны алга илтүче төп көчкә әверелде дә шул... Озак еллар дәвамында авылыбызда милли сабантуй бәйрәмен алып баручысы, авыл җирлегендә һәртөрле чараларның төп башкаручысы, үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы булып авыл мәдәниятен үстерүдә үземнең өлешемне керттем. Бәхәсләшмим, экономик шартларның демографик тенденцияләре белән кушылуы нәтиҗәсендә, авыл мәктәпләрендә балалар саны һәм шул исәптән, ни кызганыч, укытучыларга да сорау кимүгә бара. Сыйныфымда биш бала. Ә аларның киләчәге безнең кулда. Биш бөртек укучым да миңа шатлык китереп тора. Күптән түгел татар теле фәненнән Халыкара олимпиаданың I турында Зәкиева Диана йөз балл җыеп, Казан шәһәрендә чит илләрдән килгән милләтәшләр белән бергә катнашу бәхетенә иреште. Бу авыл баласының тырышлыгы түгелмени?! Мәктәпсез авыл – кыйбласыз мәчет кебек. Дәүләт алга атлар өчен, биш баланың да туган җирдә үз бәхетләрен табуына һәм җәмгыятьтә үз урыннарын – нигезләрен дөрес билгеләвенә үзебезнең бар тырышлыкны куярга кирәк.
Яшәешне электрон технологияләр чолгап алган заманда укучыларга белем бирү процессы да үзгәрешсез кала алмый. Заманча технологияләр һәм инновацион проектлар куллану – заман таләбе. Авыл мәктәбе шартларында әлеге алымнарны нәтиҗәле яраклаштырырга була. Республика мәктәпләрендә Сингапур методлары буенча җыелма укулар оештырылды. Сингапур алымнарын кулланып, хезмәттәшлеккә корылган әлеге тәҗрибә белән районыбыз укытучыларын киңрәк таныштыру максатыннан осталык дәресләре үткәрелә.
Мин ышанам: баланың җәмгыятькә кирәкле һәм файдалы шәхес булып җитлегүе өчен гаилә дә, укытучылар да, җәмгыять тә үтә җаваплылык белән, бөтен көчләрен куеп, якты эз калдырырлар. Авыл укытучысының бүгенге хезмәтенең җимеше – безнең җәмгыятьнең иртәгесе. Барлык милләт һәм һәр кешенең йөргән юллары нәкъ менә укытучы эшчәнлегендә дә инде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар