Логотип Магариф уку
Цитата:

Меморандум хакында туган фикерләр

Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министрлыгы меморандум игълан итте. Шул нисбәттән мин дә бу хакта  берничә сүз әйтеп китим әле.Меморандумның төп фикерләренә тукталып китсәк, беренче чиратта...

Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министрлыгы меморандум игълан итте. Шул нисбәттән мин дә бу хакта  берничә сүз әйтеп китим әле.
Меморандумның төп фикерләренә тукталып китсәк, беренче чиратта шәхес тәрбияләүдә дәүләтнең төп бурычы икәнлеге аңлашыла. Шулай ук Ватаныбыздагы педагогик традицияләрнең тәрбия эшендә буыннан-буынга күчеп килүенең төп нигез булуы да  мине нык дулкынландыра. Чөнки үткән гасырның 90 нчы елларыннан алып, бүгенге көнгә чаклы бары тик Көнбатышның педагогик карашлары һәм тәрбия системасы гына Росссия мәгарифе өчен үрнәк булып торды. Чынлыкта, коллективизм рухында Ватанны ярата алмаган бала, киләчәктә үз Ватанын ничек итеп саклар икән дигән уй туа.
Әлбәттә, укыту, белем бирү йортларында педагогик коллективларның тәрбия эшен беренче урынга куюлары – шатлыклы күренеш. Чөнки тәрбиядән башка яшь буынга укыту-белем бирү мөмкин түгел. Биредә сыйныф җитәкчесенең роле дә тәрбия эшендә үз югарылыгына куела. Әлбәттә, бу очракта, әти-әниләр сыйныйф җитәкчесенә төп булышчы булган вакытта, тәрбия эше алга китәчәк.
Тагын шуны да әйтеп үтим, меморандумда билгеләп үтелгәнчә, мәктәп һәрвакыт тәрбия һәм белем  бирү учагы булып калырга тиеш. Совет чорыннан килгән сыйныф сәгате, балаларны тәрбияләүдә үзенең электәге традицияләрен югалтмыйча, аларны саклап калып, балаларны әхлакый яктан тәрбияләү буенча үз әһәмиятен, ролен югалтмасын иде. 
Меморандумда билгеләп үтелгәнчә, сыйныфтан тыш эшчәнлек «көчле белем бирү чыганагы» булып калачак. Әмма, минемчә, баланы гаджетлардан  читләштерми торып, аз гына булса да алардан аерып, аларны өстәмә әдәбият, китаплар укуга тарта алсак, ул вакытта чын-чынлап, белем бирүнең сыйфаты тагын да югары күтәрелер иде. 
Патриотик тәрбиянең бай эчтәлекле булуы, Ватанны ярату, аны  аңлап үзләштерү бурычы меморандумның төп фикерләренең берсе булып тора. Бер үк вакытта цифрлы грамоталылык һәм мәгълүмати технологияләрнең традицион укыту-тәрбия системасының бары тик кушымтасы, өстәмәсе генә булып калуы, мине аннан да бигрәк куандыра.  
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,

Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы,  педагогика фәннәре докторы, профессор

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ