«Мин – россияле» гомуммилли балалар мәдәни-агарту акциясе уза
1 октябрь – 15 ноябрь көннәрендә Россия мәктәпләрендә һәм урта һөнәри уку йортларында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Мин – россияле» гомуммилли балалар мәдәни-агарту акциясе үткәрелә, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Быелгы чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлап оештырыла.
Акция кысаларында цифрлы интерактив дәресләр (анимацияле презентация, виртуаль укытучы турында сүз бара) үткәрелә. Дәресләр 2 яшь категориясен үз эченә ала: кече һәм мәктәп яшендәге укучылар. Әлеге дәресләрне педагоглар, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр, ата-аналар үзләре дә үткәрә ала.
Фото – Шедеврум





Комментарийлар