Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөселман яшьләре форумы

24 гыйнварда Казанда мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе эшләячәк.

Яшь мөселманнар  5 көнгә фән һәм гыйлем, берләшү һәм үсеш мохитенә чума алачак. Шуңа бәйле рәвештә кышкы мәктәпкә катнашырга теләүчеләр җыела.

Мөселман яшьләре форумы – актив һәм өммәт язмышына битараф булмаган яшьләрне берләштерү, аларның үсеше өчен шартлар тудыручы иҗади мохит ул. Мәктәп ике сменада егетләр һәм кызлар өчен аерым эшләячәк. Мөселман ир-атлары 24–28 гыйнварда, мөслимәләр 31 гыйнвардан 4 февраль көннәрендә укыячак. Форум программасында өстәмә (нәфел) гыйбадәт кылуга һәм яраткан пәйгамбәребез сөннәтләрен үтәүгә: Коръән һәм намазлар уку,  зикергә аерым урын бирү каралган. 

Мөселман яшьләре мәктәбе кыш һәм җәй айларында елга ике тапкыр оештырыла.

Альберт САБИР
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ