Мөселман киносы фестивалендә заманча «Галиябану»ны тәкъдим иттеләр
Казанда XVIII халыкара мөселман киносы фестивале башланды. Фестивальне «Ибн Фадлан» фильмы белән ачып җибәрделәр.Быел фестивальнең төп чаралары Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 елл...
Быел фестивальнең төп чаралары Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланачак.
Бүген «Синема 5» кинотеатрында кыска метражлы фильмнар тәкъдим ителде. Алар арасында Татарстанда төшерелгән «Галиябану» фильмы да бар иде. Тамашачының игътибарын иң нык җәлеп итүче фильм да нәкъ менә шул булгандыр. Чөнки ул барыбызга да яхшы таныш «Галиябану» драмасына нигезләнеп төшерелгән. Әмма вакыйгалар хәзерге заманда бара.
Фильмның режиссёры – Рифат Миндубаев. Картинада язучы, драматург Рәдиф Сәгъди, Кариев театры артистлары һәм Казан дәүләт мәдәният институты студентлары һ.б. катнаша.
Фильмда вакыйгалар агышы Мирхәйдәр Фәйзинең танылган пьесасындагыга нык охшаш. Галиябану да, Хәлил дә мәктәпне тәмамлап, имтиханнар биреп йөри. Алар бер-берсен яраталар һәм бергә булырга телиләр. Ләкин шул чакта Галиябануның гаиләсенә кайгы килә. Кредит алып әле генә салып чыккан яңа йортлары яна. Әти кешегә әҗәтләрен капларга кирәк. Шул чакта аңа Исмәгыйль ярдәмгә килә, ә үзе Галиябануның кулын сорый. Әти кеше, әлбәттә, риза була. Бу турыда белгән Галиябану белән Хәлил укуны тәмамлап, аттестатларны кулга алгач бергә качарга уйлыйлар. Аңлашылганча, аларга Исмәгыйль комачаулый. Әмма спектакльдән аермалы буларак, фильмның ахыры матур тәмамлана.
Режиссёр Рифат Миндубаев сөйләвенчә, бу турыда алар хәйран баш ватканнар. «Хәзерге заманда тормышыбызда борчу-мәшәкатьләр болай да җитәрлек, шуңа күрә киноны матур итеп төгәлләргә булдык. Галиябану – ул безнең татар халкының бер символы, мәңге яшәсен», – дип тәмамлады сүзен режиссёр.
Ул, белеме буенча режиссёр булса да, кинолар төшерүне үзе өчен кызыклы бер шөгыль генә булуын билгеләп узды.
Аның әйтүенчә, фильмны төшергәндә дә күп кенә кызыклы хәлләр булган. Башта ук камера белән проблемалар килеп чыккан һәм ни хикмәт ул көнендә үк хәл ителеп, бер чиркәүдән алып торылган камералар белән төшерергә чыгып киткәннәр. Фильм 2021 елда Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 130 ел тулу уңаеннан Кайбыч районында төшерелгән.
Фәния Лотфуллина
Комментарийлар