Логотип Магариф уку
Цитата:

Ни өчен чатнаган савыт-сабаны өйдә тотарга кушмыйлар?

Халыкта, ватылган яисә чатнаган савыт-сабаны өйдә тотарга ярамый, алар бәхетсезлек китерә, дигән ышану бар. Ләкин моның сәбәбен бик аз кеше генә белә.

Тормыш булгач савыт-саба чатнарга да, ватылырга да, кителергә дә мөмкин.  Күп кеше, андый савыт-саба кайгы китерә, дип әйтә. Нинди кайгы китерә икән ул? Әйдәгез, бу турыда Ислам китапларыннан карыйк әле.

Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вәссәламнең хәдисе бар: “Аллаһның илчесе ватылган савыттан эчүне һәм эчемлеккә өрүне тыйды”. Ислам галимнәре мондый савыт-саба куллануны катгый тыймаган, ләкин кирәксез гамәл дигән хөкем чыгарган. Алар Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәламнең әлеге тыюын савытның чатнаган, кителгән урыннарына җыелган зарарлы организмнардан саклану өчен дип язып калдырган. Имам әт-Тәхави “Шархумаани-асар” китабында бу турыда искә ала.

Без ашханәләрдә чатнаган, чите кителгән савыт-саба куллануның рөхсәт ителмәгәнлеген беләбез. Теләсә кайсы ватык, хәтта сизелер-сизелмәс кенә чатнаган-кителгән урыны булган савытта да микроблар, зарарлы бактерияләр җыела икән.

Чатнаган савытларда яшәүче бактерияләрнең берсе — протей таякчыгы. Ул черү бактерияләренә керә. Азык калдыклары булган урында озак саклана һәм үрчи (савытның ватылган-чатнаган урыннарында). Шуңа күрә бары тик яхшы, ватылмаган савыт-саба гына кулланыгыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ