Логотип Магариф уку
Цитата:

“Нурлы Рамазан”нан – хаҗга юллама

Татар халкы бәйрәм алдыннан яисә кунак киләсе булса, йорт-җирен җыештыру, рәткә кертү, матурлау белән мәш килүчән инде.

Бәйрәмнәрнең дә бәйрәме булган Рамазан аен ничек матур бизәлештә каршыламыйсың, ди инде. Шуны күздә тотып, Татарстан Диния нәзарәте узган ел җәмәгать урыннарын иң матур бизәлештә ярышу буенча “Нурлы Рамазан” дигән бик тә үзенчәлекле бәйге үткәргән иде. Беренче тапкыр гына уздырылуына да карамастан, күпләр аны хуплап алды, ихластан катнаштылар да. 

Мәгълүм булганча, быел 11 марттан Рамазан ае башланачак. Аңа да 39 көн генә калып бара.

Татарстан мөфтияте изге Рамазан ае уңаеннан әлеге бәйгене быел да үткәрергә карар кылган. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында булып узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде

“Нурлы Рамазан” бәйгесе быелның 1 мартыннан .башланып 9 апрельгә кадәр дүрт этапта үтәчәк. Аның беренче этабы – 1 марттан 10 мартка кадәр. Бу ун көндә бәйгедә катнашырга теләк белдергәннәр гаризаларын һәм фотосурәтләрне  электрон форматта җибәрергә тиешләр. 20 мартка кадәр үтәчәк икенче этапта финалда катнашу өчен иң яхшы ун эш сайлап алыначак. 30 мартта төгәлләнәчәк өченче этапта әлеге ун эш арасыннан җиңүчеләр ачыкланачак. 9 апрельдә узасы дүртенче этапта бәйге нәтиҗәләре мәгълүм булачак. 

Иң матур бизәлешне булдырган кеше хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен  шулай ук Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә.


Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ