Логотип Магариф уку
Цитата:

Олимпия уеннарын карап барырга онытмагыз

Иртәгә,23 июль көнне, Япония башкаласы – Токиода җәйге Олимпия уеннары башлана, һәм ул 8 августка кадәр дәвам итәчәк.Дөньяда спорт төрләре дә, чемпионатлар да бихисап. Әмма аларның берсе дә дүрт елга...

Иртәгә,23 июль көнне, Япония башкаласы – Токиода җәйге Олимпия уеннары башлана, һәм ул 8 августка кадәр дәвам итәчәк.
Дөньяда спорт төрләре дә, чемпионатлар да бихисап. Әмма аларның берсе дә дүрт елга бер тапкыр үткәрелүче Олимпия уеннары белән тиңләшә алмый.
Инде бераз Олимпия уеннары тарихына тукталыйк. Бу уеннарга безнең эрага кадәр 776 елда Борынгы Грециядә нигез салына. 394 елда Олимпия ярышларын уздыру туктатыла. Бары тик 1896 елда гына Франциянең күренекле җәмәгать эшлеклесе, педагог Пьер де Кубертенның үтә зур тырышлыгы бәрабәренә генә Олимпия уеннары кабат үткәрелә башлый. Илебез спортчылары рәсми рәвештә җәйге Олимпия уеннарында 1952 елдан, ә кышкысында 1956 елдан катнаша. Җитмеш еллап вакыт эчендә шактый гына Татарстан вәкилләре һәм башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез, Олимпия уеннарында катнашып, илебез спорты тарихын күркәм җиңүләре белән баетты. Олимпия чемпионнары булганнар арасыннан грек-рим көрәше осталары – Сергач мишәре Шәзам Сафин белән нәсел җепләре Чүпрәле төбәге белән бәйле булган Шамил Хисаметдинов, тумышы белән Тәтеш якларыннан булган штангачы Аркадий Воробьёв, волейболчы милләттәшебез Роза Салихова, фехтованиече кызларыбыз Ольга Князева, Наилә Гыйләҗева, Валентина Никоновалар, бөгелмәле штангачыбыз Николай Колесников, волейболчы Лилия Логинова һ.б. белән бик хаклы горурланабыз.
Дөресрәге, Токиодагы җәйге Олимпиада  узган елда ук узарга тиеш иде. Тик бөтен дөньяда пандемия булу сәбәпле, бер елга кичектерелде. Пандемиянең яңа дулкыны шартларында илгә 90 меңгә якын кеше киләчәк: спортчылар, аларның команда әгъзалары, журналистлар. Уеннарга тамашачылар кертелмәячәк. 1964 елгы Токио Олимпиадасы белән чагыштырганда, быелгысы шактый каршылыклы шартларда уза: халыкның зур өлеше пандемия вакытында мондый зур чара оештыруны хупламый.
Бу Олимпиадага 11 меңләп спортчы килүен көтәләр. Аларның 80 проценты коронавирустан инде вакцинация узган. Шуңа да карамастан спортчыларга шактый кырыс таләпләр куела. Алар Олимпия уза торган биналардан чыга алмаячак диярлек. Җирле истәлекле урыннарны карау, шопинг өчен сәүдә үзәкләренә бару, кафе-рестораннарга да йөрү аларга тыелган. 2014 елгы Сочи Олимпиадасында Россия командасының мельдонийны күпләп куллануы ачыкланганнан соң башланган допинг җәнҗалы нәтиҗәсе: 2020 елның декабрендә спорт арбитраж мәхкәмәсе Россия спортчыларына ике елга үз милли байраклары белән чыгыш ясауны тыйды. Әлеге карар Дөнья допингка каршы агентлыгы (WADA) таләбе белән кертелгән иде.   Шул ук вакытта Россиянең «чиста» спортчылары Олимпия уеннарында нейтраль статуста чыгыш ясау мөмкинлеге алды. Спортчыларга уеннарда Россия байрагын һәм гимнын куллану тыела.
Озак әзерлектән соң, 6 июль көнне Россия Олимпия комитеты Токио Олимпиадасында катнашачак 335 спортчы исемлеген игълан иткән иде. Ике атна эчендә  әлеге исемлек шактыйга кыскара башлады.  Бер төркем ишкәкче һәм йөзүчеләребез Олимпия уеннарыннан читләштерелде.
Тик ничек кенә булмасын, Олимпия  уеннары ике атнага сузылачак зур спорт бәйрәме инде ул. Иртәгә 32 нче Токио Олимпиадасының ачылу тантанасын Беренче каналдан көндезге сәгать 2 дә карый аласыз, кичке 10 нчы яртыда ул кабатлап күрсәтеләчәк. Карамый калмагыз.
            Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ