Логотип Магариф уку
Цитата:

Парижда – татар әдәбияты!

Моннан дүрт ел элек Франциянең иң күп китап чыгара торган L’Harmattan нәшриятының «Рус горизонтлары» сериясе директоры Филипп Юркович Интернеттан мине эзләп тапты. «Сез халыкара әдәби конкурслар лауре...

Моннан дүрт ел элек Франциянең иң күп китап чыгара торган L’Harmattan нәшриятының «Рус горизонтлары» сериясе директоры Филипп Юркович Интернеттан мине эзләп тапты. «Сез халыкара әдәби конкурслар лауреаты, Лондондагы Евразия иҗат гильдиясе әгъзасы. 2017 елда Бөекбритания башкаласында «One of you» дигән шигырь китабыгыз да басылган. Шуңа Сезгә мөрәҗәгать итәргә булдык. Татар әдәбиятын француз теленә тәрҗемә итү теләге һәм мөмкинлеге бар», – диде ул. Бу бик кызыктыргыч, шул ук вакытта тарихи әһәмияткә ия тәкъдим иде.
АЛЛАҺ ЯЗГАН БУЛСА...

Хезмәттәшлегебезнең нәтиҗәсе буларак, 2021 елда Парижның L’Harmattan нәшриятында, Мәскәүнең Тәрҗемә институты гранты ярдәмендә, «ANTHOLOGIE DE LA PROSE TATARE CONTEMPORAINE» («Хәзерге татар прозасы антологиясе») һәм минем «MON COEUR BRÛLE COMME UN FEU» («Йөрәккәем янганга») дигән хикәяләр җыентыгым басылып чыкты. Шул чакта ук нәшриятның «Рус горизонтлары» серия-
се директоры Филипп Юркович белән әлеге китапларны Парижда тәкъдим итәргә кирәклеге турында сүз башланды. Берничә мәртәбә талпынсак та, пандемия сәбәпле, ул кичектерелеп килде. Өстәвенә дөньялар үзгәреп китте. Шулай итеп, вакыт уза торды. 2023 елда чираттагы китап – танылган каләм иясе Роза Туфитуллованың «GOULSOUM» («Гөлсем») романы француз телендә дөнья күрде. Татар әдәбияты өчен шактый зур нәтиҗә иде бу хезмәттәшлек.
Бу ел башында Филипп янә хәбәр җибәрде: «Китапларны тәкъдим итү майда, Парижның Көнчыгыш телләре һәм мәдәниятләре милли институтында (INALCO) узачак. Вакытын башка күчермибез, хәзер үткәрергә кирәк. Барысы да яхшы булыр», – диде.
Яз көне исә Франциядә, Президент Эмманюэль Макронның пенсия реформасына каршылык белдереп, халык урамга чыкты, чуалышлар башланды. Алай гына да түгел, хәзер Европа берлегенә виза алу да катлауланды, читтән караганда, хәтта мөмкин түгел эшкә әйләнде. Самолётлар да Россиядән туры очмыйлар... Шуңа мин икеләнеп калдым, инде бу юлы да китап-
ларны презентацияләү кичектерелерме икәнни? Ләкин юлны баручы җиңә бит, Аллаһ язган булса булыр, дидем. Роза Туфитуллова да чакырулы иде. Ул: «Мин бара алмыйм инде, син — яшь кеше. Үземнең миссияне дә сиңа тапшырам. Исән-сау йөреп кайт», –
диде.
Нәтиҗәдә Франциягә яртыеллык мультивиза да бирделәр. Истанбул аша билетлар да алынды. Хәзер юлга! Парижга!
 
БЕРЕНЧЕ ТӘЭСИРЛӘР
...«Мин Казанда, татар патшалыгында. Портфелемне тезләремә куеп, сезгә Кабан күле ярларыннан хат язам», – дип башлый күренекле француз язучысы, дөньякүләм танылган «Өч мушкетёр», «Граф Монте-Кристо» романнары авторы Александр Дюма Парижга юллаган тәүге мәктүбен. Бу 1858 елның октябрь ае була. Ул чакта язучы Россия буйлап сәяхәт итә.
XIX гасыр белән чагыштырганда нык үзгәргән тынгысыз заманда мин Александр Дюма ватаны буйлап сәфәр кылам, ә хәзерге татар язучылары әсәрләре бөек француз классигының туган телендә яңгырый...

7 майда иртән Казаннан ерак юлга кузгалып, кич белән Парижның Шарль де Голль аэропортына килеп җиттем. Дустым Филипп Юркович каршы алды, һәм без башта поездда, аннары метрода мин тукталачак Сюше бульварына юнәлдек. Ул шәһәрнең XVI округында урнашкан. Янәшәдә генә тарихи Булон урманы, башкаланың символына әйләнгән корылмалар, истәлекле урыннар да ерак түгел.
Гасырлардан-гасырларга җырларда җыр-
ланган, сүзләрдә сөйләнгән, иҗат әһелләрен сокландырып, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрендә күкләргә чөеп макталган данлыклы Париж атмосферасына чуму шундый тиз булды. Шул кичне үк дустым төнге шәһәр буйлап җәяүле сәяхәткә алып китте, финиш Трокадеро скверы иде. Биредән якты утларга күмелгән Эйфель манарасына искиткеч матур манзара ачыла. Казаннан ул бик ерак кебек иде, юк, кул сузымы арасында гына булып чыкты...
– Шәһәрнең билгеләнгән чикләре бар, алар 1860 елдан бирле үзгәрми. Ашык-
мыйча гына атласаң, Парижны дүрт сәгатьтә аркылы чыгып була, – диде Филипп.
8 май көнне ул мине Армия музеена алып китте. Музей безне ишегалдында тезелеп куелган гарәп язулы Госманлы империясе туплары белән каршы алды.
Бина эченә узгач, танышуны Борынгы әйберләр бүлегеннән башладык. Биредә урта гасыр француз корольләренең хәрби киемнәре һәм кораллары, балаларының һәм атларының, яраннарының тимер обмундированиесе һ.б. урын алган. Аларның иге-чиге юк. Кылычлар, хәнҗәрләр, мушкетлар, мылтыклар... Игътибарымны күпләргә тарихтан таныш кардинал Ришельеның хәрби киеме җәлеп итте. Аның авырлыгы – 47,7 килограмм. Ничек киеп йөри алды икән?.. Арада шулай ук япон, мисыр, африкалы сугышчыларының тимер киемнәре бар.
Алга таба Артиллерия, Яңа тарих, Ике дөнья сугышы, Генерал Шарль де Голль бүлекләре каршы алды. Картон, кара һәм аккургаштан ясалган 150 меңгә якын уенчык кечкенә солдатлар бүлеге исә үзенә күрә бер серле дә, кызыклы да дөнья булып күренде.
Бинага керешеп киткән чиркәүдә Наполеонның табуты тора икән. Ул, Рим императорларыныкы кебек, патшалар ташы дип саналган кызыл порфирдан ясалган (архитекторы –Луи Висконти). Порфир Россиядән китерелгән. Биредә аның абыйлары һәм улы, Франция маршаллары мәңгелек сыену тапкан. Без дә данлыклы император яныннан урап чыктык.
Шулай итеп, Армия музеенда дүрт сәгать вакыт узды.
Без кабат шәһәр буйлап киттек һәм Сена буена килеп чыктык. Елга буйлап букинист лавкалары тезелешкән. Биредә иске китап-
лар, открыткалар, журналлар, плакатлар һәм сувенирлар сатып алырга мөмкин. Якында гына дөньякүләм танылган милләттәшебез, балет артисты һәм балетмейстер Рудольф Нуриев, аның янында күренекле француз фәлсәфәчесе һәм мәгърифәтчесе, шагыйрь һәм язучы Вольтер яшәгән йортлар урнашкан. Икесенә дә элмә такталар куелган. Яр буе Вольтер исемен йөртә, елганың икенче ягында –Лувр музее.
Сена буенда, елга эчендәге утрауларда халык ял итеп, хозурланып, дуслары белән сөйләшеп, ялгызы гына уйланып утыра. Берәүләр зур туристларны йөртә торган көймәләрдә йөзә, берәүләр, елга аша салынган исәпсез-хисапсыз күперләр аша чыгып, күптән түгел янгыннан зур зыян күргән Нотр-Дам де Пари соборына таба ашыга.
Филипп мине Парижның җәмигъ мәчетенә алып китте. Ул Латин кварталында урнашкан. Испан-мавритан архитектура өслүбендә салынган мәчет 1926 елда ачылган. Ул – Алжир хөкүмәте карамагында. Бер гектар җирне биләгән мәчеттә мәдрәсә, китапханә, хәтта тропик бакча да бар.
Мәчеттән чыккач, көн яктысындагы Эйфель манарасына хозурланып, Трокадеро бакчасында йөрдек.
 
ЮНЕСКО ШТАБ-ФАТИРЫНДА
 9 май көнне Филиппның әнисе, филология фәннәре докторы, профессор, Европа PR институтының (IEERP) халыкара программалар буенча директоры Татьяна ханым Лебедева безне ЮНЕСКО штаб-фатирына алып китте. Иртәдән яуган яңгыр метрода барырга мәҗбүр итте, югыйсә кояшлы көн булса, җәяү атларга да мөмкин иде.
ЮНЕСКО секретариаты бинасы – өч чатлы йолдызны һәм латин хәрефе «Y»ны хәтерләткән җиде катлы бина. Ул җитмеш ике бетон колоннага урнаштырылган. Оешманың архитектура ансамблен аккордеонга охшаган «Пленар утырышлар йорты», вакытлыча делегацияләр өчен салынган «Куб-йорт» һәм даими вәкиллекләрнең офислары өчен төзелгән «Яшел-йорт» тулыландыра.
ЮНЕСКОда безгә Казахстан авиакомпаниясенең җәмәгатьчелек белән эшләү идарәсе башлыгы Меруерт Кумарова һәм өлкән менеджер Айгерим Шәрипханова кушылды. Алар, халыкара программада катнашып, Парижга квалификация күтәрергә килгәннәр. Без бинадагы сәнгать әсәрләрен карадык. Диварда Пабло Пикассоның иң зур эше – «Икарның егылуы» полотносы урын алган. Зурлыгы – 9,1 метрга 10,6 метр. Дөньядагы иң кыйммәтле сәнгать әсәрләренең берсе дә биредә. Ул – Альберто Джакометтиның «Баручы кеше» скульптурасы. Бәясе 100 млн доллардан артык.

Ишегалдына чыгып, Япон бакчасын, Толерантлык мәйданын карадык. Ахырда бинаның соңгы катындагы ресторанда, хәрби мәктәп комплексы аша күренеп торган Эйфель манарасына карап, төшке аш ашадык.
ЮНЕСКО уставының беренче җөмләсе штаб-фатирның Толерантлык мәйданында урын алган таш диварга ун телдә: «Сугыш турындагы уйлар кешеләрнең акылларында барлыкка килә, шуңа күрә дөньяны яклау идея-
сен кешеләр аңында ныклап урнаштырырга кирәк», – дип чүкеп язылган.
Кичке якта Филипп француз классигы Оноре де Бальзакның музей-йортына барырга тәкъдим итте. Элек Париж чите исәпләнгән, хәзер шәһәргә кергән Пасси районындагы әлеге йортта язучы җиде ел яшәгән. Биредә бернинди дә купшылык юк, бары эш атмосферасы гына хөкем сөрә. Музейда язучының шәхси әйберләре – эш өстәле, урындыгы, кул таягы, хатлары, рәсемнәре, шулай ук кулъязмалары белән китаплары сакланган бай китапханәсе урын алган. Сөйләүләргә караганда, Бальзак, төн уртасы якынлашканда, язучылык эшенә тотынган, кофе эчәргә яраткан, хәтта берничә сорт кофены кушып, үзенекен дә уйлап тапкан.
Бальзакның ишегалдыннан шулай ук Эйфель манарасы күренеп тора, ракурсы гына башка.
 
ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ КИТАПЛАРЫН ТӘКЪДИМ ИТҮ
 10 май көнне Көнчыгыш телләре һәм мәдәниятләре милли институтында безнең китаплар тәкъдим ителде. Тантанада әдәбият галиме, язучы, Көнчыгыш телләре һәм мәдәниятләре милли институтында төрек теле һәм әдәбияты буенча доцент, «Хәзерге татар прозасы антологиясе» һәм Роза Туфитуллованың «Гөлсем» китабына кереш сүз язган Тимур Мухидин, галим, тәрҗемәче, L’Harmattan нәшриятында «Рус горизонтлары» сериясе директоры Филипп Юркович, өч китапның да тәрҗемәчесе Кристоф Тронтен, Сорбонна университеты профессоры Сәлим Йылмаз, әдәбият галиме, Төркиянең Сәлҗук университеты мөгаллиме, әлеге чараның махсус кунагы Алсу Шәмсутова, Россиянең Франциядәге илчелегенең фән, югары белем, инновацияләр һәм яңа технологияләр буенча киңәшчесе Игорь Нос-
ков
, Парижда белем алуларын дәвам итүче милләттәшләребез Илшат Сәетов һәм Гүзәл Сабирова, институт мөгаллимнәре һәм студентлары катнашты.
Презентацияне алып баручы Тимур Мухидин миңа сорау арты сорау яудырды. Кристоф Тронтен аларны русчага, җавапларымны француз теленә тәрҗемә итеп торды. Мин меңьеллык тарихы булган татар әдәбиятының үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләдем, кыскача халкыбыз тарихы һәм мәдәнияте белән таныштырдым. Өч сәгатьтән артык дәвам иткән очрашу французларның әдәбиятыбызга кызыксынулары  зур булуын күрсәтте. Ләкин без алар өчен әлегә ерак планета кебек. Татарлар турында гомуми күзаллау булса да, тарих һәм әдәбият аша танышу бик аз дәрәҗәдә. Безнең хакта күзаллауны тудыручы милләттәшебез ул – Рудольф Нуриев. Димәк, халкыбыз турында белгертүнең иң үтемле мәдәни юлы – әлбәттә, әдәбият. Укучыга бүгенге көн авторларының әсәрләре кызыклы, шуңа күрә әлеге проектларны башкарып чыктык та.
Француз телендә дөнья күргән «Хәзерге татар прозасы антологиясе»нә алты татар язучысының өчәр хикәясе керде. Өлкән буыннан – Галимҗан Гыйльманов, Ркаил Зәйдулла, Фирүзә Җамалетдинова; яшьрәкләрдән — Ленар Шәех, Рөстәм Галиуллин, Айсылу Имамиева. Дөресен әйтергә кирәк, китаплар югары бәяләнде. Татар язучылары үткәннәр, ягъни тарихи темага яратып, күңелгә үтеп керерлек итеп язалар диелде.
Алсу Шәмсутова исә француз язучыларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү кирәклеген, бу гамәлнең ике милләт арасындагы әдәби-мәдәни багланышларны тагын да үстерәчәген ассызыклады.
Дөрес, татарны шаккатыруы җиңел түгел, ләкин без, иҗат кешеләре, заманның үзгәргәнен дә күрмичә, үз казаныбызда гына кайнап ятарга тиеш түгел, әдәбиятыбызны дөньяга чыгару лазем.
 
«ОЧА ТОРГАН ТАТАР» РУХЫНА ДОГА
 11 май вакыйгаларга гаять бай булды. Россиянең Франциядәге илчелегеннән Рудольф Нуриев каберенә алып баруларын үтенгән идем. Иртән Алсу Шәмсутова белән мине Игорь Нос-
ков Сент-Женевьев-де-Буа шәһәренә алып китте. Каберлек шунда урнашкан. Аны рус эмигрантлары зираты дип тә атарга мөмкин. Биредә 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң Франциягә күчеп килгән хәрбиләр, руханилар, язучылар, рәссамнар, артистлар... җирләнгән.
Шәһәргә килеп җиткәч, Алсу ханым янәшәдәге чәчәк кибетенә керергә тәкъдим итте. Без, кулга берәр чәчәк алып, зиратка уздык. Игорь әфәнде гидыбыз булды.
Карап торышка Рудольф Нуриев кабере борынгы һәм төрле төстәге чып-чын көнчыгыш келәме белән капланган кебек. Китаплардагы фотосын күргәндә дә шулай уйлый идем. Чынлыкта, ул таштан эшләнгән һәм үтә нәфис мозаика белән бизәлгән. Итальян рәссамы Эцио Фриджерио аның эскизына нигез итеп биюченең иң яраткан келәмен сайлаган.
Дөньякүләм танылган «оча торган татар»ның Сена елгасы ярында яшәгән йортын, бүген исә мәңгелек урынын күрү күңелдә тирән хисләр уятты, дулкынландырды. Ә таш келәм уртасына кемдер куеп калдырган сыңар пуанты даһи артистның язмышын чагылдыра иде булса кирәк.
Алсу ханым белән икәү Рудольф Хәмит улы рухына дога кылдык. Аннары Игорь әфәнде ярдәмендә зиратны әйләнеп чыктык. Монда нәселе татарларга ялганган рус классигы Иван Бунин, кенәз Юсуповлар гаиләсе дә җирләнгән.
 
СОРБОННАДАН ТРИУМФАЛЬ АРКАГА КАДӘР
Төштән соң, профессор Сәлим Йылмаз чакыруы буенча, Сорбонна университетына киттек. Алсу Шәмсутова тәкъдиме белән, 1901–1906 елларда Парижның атаклы уку йортында белем алган, 1920 елларда биредә төрки халыклар тарихы буенча лекцияләр укыган, 1924 елдан Төркия Республикасын төзүгә Мостафа Кәмал Ататөреккә ярдәмгә чакырылган, танылган татар җәмәгать эшлеклесе Садри Максуди искә алынды. Сәлим Йылмаз уку йорты буенча экскурсия үткәрде һәм Сорбоннаның бер аудиториясендә безгә лекция укыды.
Әтрафлы дәрестән соң L’Harmattan нәшриятының хуҗасы Дени Приен белән очраштык, нәшриятның фирма кибетен карадык. Сенаның Сите утравындагы Нотр-Дам де Пари яныннан икенче як ярга чыгып, әкрен генә Луврга таба юл алдык. Атаклы сәнгать музеен карап чыгу өчен берничә көн кирәклеген исәпкә алып, аның белән танышуны икенче килүемә калдырдым.
Каррузель һәм Тюильри бакчаларын узып, Бердәмлек мәйданына – 1830 елда Мисыр короле Мөхәммәд Али Франциягә бүләк иткән өч мең еллык Луксор обелискына килеп чыктык. Елисей кыры аша Триумфаль аркага кадәр бардык...
Кич белән Филипп Булон урманындагы күлдә урнашкан утрауга барырга тәкъдим итте. Биредә яхшы ресторан бар икән, ерактан Эйфель манарасы якты утлар белән җем-җем килә, нурларын Париж өстенә сибә.
– Әйбәт... – диде Филипп, өстәл артында утырганда, зур канәгатьлек белән.
– Әйе... – дидем мин, йөри-йөри арган аякларымда җиңеллек тоеп. – Парижны күрергә һәм... яшәргә! – дип дәвам иттем, шунда ук: – Иң яхшысы Парижда яшәргә! – дип өстәдем.
12 май көнне, Парижны күрүдән бик мәмнүн булып, кайтыр юлга кузгалдым. Күңелемнән дустым Филиппка, аның әнисе Татьяна ханымга, татар язучыларының әсәрләрен француз теленә тәрҗемә итүдә, китап итеп бастыруда күп көч куйган һәркемгә, презентацияне оештырган һәм анда катнашкан һәр кешегә рәхмәт хисләре ташыды.
Шарль де Голль аэропортында самолёт көткәндә йөрәк түремнән шигъри юллар ургылып чыкты! Рәхмәт сиңа, Париж! Зур рәхмәт!
 
«ПАРИЖ ДӘФТӘРЕ»ННӘН
***
Әй Париж, әй, син, Парижым!
Ничә генә көн тордым!
Бар гүзәллегеңне синең
Белергә дип омтылдым!
 
Көннәр җитмәс, айлар җитмәс,
Еллар бәлки җиталмас!
Биш көн яшәгән бу дөнья
Күңелемнән киталмас!
 
Онытылмас ул мизгелләр...
Мәңге гашыйкмын сиңа!
Айлар буе, еллар буе
Мин бит ашыктым... – сиңа!
 
Әй Парижым! Гүзәл Париж!
Син – матурлык үзәге.
Белмим, сине күрми тагын
Ничә көннәр түзәрмен?!
 
Урамнарың, храмнарың,
Музейларың ни тора!
Сена – Лувр арасында
Тарих үзе утыра!
 
Нәфис Эйфель манарасы –
Чибәрлекнең һәйкәле.
Әй Парижым! Бер мәртәбә
«Яратам!» дип әйт әле!
 
Йөрәгемдә яши хәзер
Синең мең төрлелегең,
Кешеләреңдә чагылган
Яктылык, серлелегең!
 
Әй Парижым! Мәхәббәтем!
Әлегә сау булып тор!
Мәңге-мәңге матурлыкка,
Саф хисләргә тулып тор!

 Ленар ШӘЕХ


Казан – Париж – Казан


Автор фотолары


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ