Педагогика фәннәре кандидаты бөтен республика халкын тәрбияли!
Соңгы вакытта концерт-тамаша белән кешене шаккатырып булмый, җәмәгать. Сәхнәдәге музыкаль бизәлеш, ялтыр-йолтыр килгән утлар, европа артисларыннан «салдырылган» костюмнар, ярымшәрә эстрада артистлары, акырыш-бакырыш…
Күп вакыт үзеңне британия рок-группасы Queen (Куин) яки америка җырчысы, актрисасы Дженнифер Лопес концертында кебек хис итәсең. Татарларга хас элементлар керткән очракта да, алар нишләптер әлеге концертка «ялгышып кына» килеп кергән кеби хис калдыра, логик бәйләнеш җитеп бетми. Ә менә Европа энергетиксы, дәртле биюләр, залдагы халыкка акырып мөрәҗәгать итү, аларны селкетү, биетү, фонарьлар кабызып «дулкын җибәрү» кебек «галәмәт алымнар» һәр икенче концертта...
Билгеле инде, шушы артистларга, шушы концертларга кеше рәхәтләнеп йөри! Әллә ничә меңгә билет сатып ала, туганнарын-дусларын ияртә, әле кечкенә сумкасына кечкенә шешәсен дә тыгып килә... Кушылып җырлый, тирләп-пешеп сикерә, кызарып-бүртенеп, бик канәгать калып өенә кайтып китә...
Әйе, ни кызганыч, безнең татар халкына нәкъ менә шундый тамаша, нәкъ менә шундый шоу кирәк, җәмәгать...
Казан шәһәренең халыклар дуслыгы йортында мәктәп укучылары, югары уку йорты студентлары белән бергәләшеп «Мөнбәр» татар-дини театры коллективы әзерләгән «Аклыкка илтсен юллар» концерт-спектаклен карарга туры килде. Ни хикмәт: концерт-спектакль тамашачыда көчле тәэсир калдырды, хәтта укучыларны да, яшьләрне дә еларга, уйланырга, үзенең тормыш юлын барларга мәҗбүр итте.
Сәхнәдә татар халкының гореф-гадәтләре, тел-милләт проблемалары, буыннар бәйләнеше, кешелек хыяллары һәм омтылышлары, аларның тормыштагы урыны бик матур һәм уңышлы бирелде. Бу спектакль-концерт һичшиксез яшь буынны рухи яктан баетты, дөньяга башкача карарга өйрәтте. Нәкъ менә мондый форматтагы концерт-спектакльләр укучыларның, студентларның, гомумән, татар халкының рухын баетуда, эстетик зәвыгын үстерүдә зур роль уйный...
Белгәнебезчә, Ильяс Йосыф улы «Татар халкы педагогикасы үсешендә ислам дине кыйммәте» темасына кандидатлык диссертациясен яклаган кеше. Гадәттә, фән кандидатлары, фән докторлары югары уку йортларында студентларга белем бирү, студентларны тәрбияләү белән шөгыльләнә. Ә педагогика фәннәре кандидаты Ильяс Йосыф улы Халиков бөтен республика халкын тәрбияли. Милләтебез, динебез тормышында алгы сафларда булып дини һәм милли кыйммәтләрне саклауга үз өлешен кертә...
Ә без аңа, үз чиратыбызда, Ватаныбыз, милләтебез өчен изгелекләр кылып күп еллар дәвамында хезмәт итүен телибез. Бергәләшеп халкыбызның рухи үсешенә үз өлешебезне кертергә, динебезне ныгытырга насыйп булсын дип тә өстибез!
Билгеле инде, әлеге проектны хуплап, тамашачыга җиткерергә ярдәм иткән Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы җитәкчеләренә дә рәхмәт әйтергә кирәктер.
Язмабыз ахырында «Мөнбәр» татар-дини театрының дус-тату коллективына: Татарстан Республикасының атказанган артисты Ильяс Халиков, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Марат Баязитов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфирә Дәүләтшина, «Шаян ТВ» каналы алып баручысы Илназ Сибгатуллинга, Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Ленар Хамматов, алыштыргысыз Нурфия Халикова, Айназ Газизовларга хәерле эшләрендә зур уңышлар телик! Балаларыбызны, укучыларыбызны, студентларыбызны җитәкләп диярлек әлеге концерт-спектакльгә алып килик. Әтисенә русчалатып җикеренгән татар малае Рома-Рамазанны, картлар йортында яшәүче татар әбиен, җайлы-тәрбияле татар аксакалын күрсәтик, класс сәгатьләрендә, куратор сәгатьләрендә, кичке аш ашаганда фикер алышыйк, уйланыйк, үзебезне дә тәрбиялик…
Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина)
Фото: «Татар-информ»





Комментарийлар