Логотип Магариф уку
Цитата:

Питрау күк капусын ачтырды

Һәр милләтнең үз гореф-гадәте, үзгә бәйрәме була. Әйтик, Сабан туе  –татар халкының йөзек кашына тиң милли бәйрәме, визит карточкасы. Татарның аерылмас бер тармагы булган керәшеннәрнең дә андый бәйрәм...

Һәр милләтнең үз гореф-гадәте, үзгә бәйрәме була. Әйтик, Сабан туе  –татар халкының йөзек кашына тиң милли бәйрәме, визит карточкасы. Татарның аерылмас бер тармагы булган керәшеннәрнең дә андый бәйрәме бар: ул – Питрау бәйрәме. Нәкъ менә бүген – 12 июль көнне билгеләп үтә аны керәшен карендәшләребез.  
Питрау ул – табигатьне олылау дигән сүз. Аңа табыну, биргәннәренә шөкерана итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре – игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә.
Бу бәйрәм республикабызның керәшеннәр яшәгән барлык төбәкләрендә дә үткәрелә.  Һәм ул елдан-ел киңрәк яңгыраш ала бара.
Питрау – ул җәйнең нәкъ кыл уртасы. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана, нәкъ көн уртасында кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре барлык авырулардан файдалы, диләр. Шуңа күрә иртәнге якта басу-кырлардан, урманнардан җыеп кайтылган кыр чәчәкләре белән өй эчен, капка һәм коймаларны бизәгәннәр. Бу гадәт бүгенгә кадәр сакланган. Бу көнне керәшен халкы бер-берсенә кунакка йөрешкән. Яшьләр төнне болында, кырда, урман аланында күңел ачып үткәргән, төрле уеннар уйнаган. Бу «Кояш каравыллау» дип аталган. Җыр-биюләр белән бергә төрле уен, ярыш- бәйгеләр үткәрелә. Мәйданда спорт уеннары, утын яру һәм кисү, себерке бәйләү, «Питрау такыясе» үрү, «Питрау букеты» төзү, таяк тартышу, капчык киеп йөгерү, су ташу һ.б. уеннар оештырылган. Бәйрәмнең иң кульминацион мизгеле – «Питрау чибәре» сайлау. Питрау учагы да бәйрәмнең бер бизәге булып тора. Аны «Питрау чибәре» кабызган. Ә инде учак янында кичке әйлән-бәйлән уены уздырылган.
Быел җәй буе яңгырга тансыклаган идек. Яңгыр дигәннәре дә Питрау бәйрәме җиткәнен көткән, күрәсең. Бүген төне буе яңгыр шифалы тамчылары белән дымга сусаган табигатьне иркәләде. Инде бераз җылытып та җибәрсә...
15 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында үтәсе республикакүләм Питрау бәйрәменә җыелган кунакларны җәйге җылысы, җиләс җиле белән дә иркәләми калмас әле.
Таһир САБИРҖАНОВ
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ