Логотип Магариф уку
Цитата:

Рәзил Вәлиев: «Сөембикә турында гына язып бетерә алмады..»

Әле бер ай да узмагандыр:  шагыйрь Гәрәй Рәхим редакциябезгә кереп, хәл белешеп чыккан иде. Авырып йөргәнен дә ишеттек. Тик беркайчан да аннан зар-интизар сүзләре ишетелмәде. Әмма болай тиз китеп...

Әле бер ай да узмагандыр:  шагыйрь Гәрәй Рәхим редакциябезгә кереп, хәл белешеп чыккан иде. Авырып йөргәнен дә ишеттек. Тик беркайчан да аннан зар-интизар сүзләре ишетелмәде. Әмма болай тиз китеп барыр дип кем уйлаган?! Инде менә аны мәңгелек йортына озатабыз.
Хушлашу мәрасиме башкалабызның үзәгендә урнашкан Камал театры каршындагы мәйданда оештырылды.  Мәрасимне Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова ачып җибәрде һәм алып  барды. «Арабыздан олы шәхес, күренекле әдип китте. Гәрәй абый тапкырлыгы, җор теллелеге белән шундук үзенә җәлеп итә иде. Ул  бик миһербанлы, ачык кеше булды. Һич шикләнмим: күпләрнең күңелендә җылы истәлекләр генә калачак. Ул илле елдан артык иҗат итте, бик күп телләргә тәрҗемә ителде. Менә бүген аны соңгы юлга озатабыз, – дип хушлашты ул әдип белән.
- Мәдәниятебезнең, әдәбиятыбызның йөзек кашы булган кешеләрне югалтабыз. Югалтулар күпкә китте бит әле. «Мин коеп койган шагыйрь генә генә түгел, җәмәгать эшлеклесе, дипломат та» , – дип язган заманында Габдулла Тукай. Бу сүзләр Гәрәй Рәхимгә дә туры килә. Эчкерсез, саф күңелле кеше буларак та,  без әле аны озак сагынырбыз. Ул 17 ел дәвамында Татарстан Дәүләт Советында, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында  эшләде. Мәдәниятебезгә, мәгарифебезгә кагылышлы бик күп законнар аның кулы аша да үтте. Татарстан гимнын булдыруга ул зур өлеш кертте. Шигырьләрендә татар телен дәүләт теле итеп расларга, гамәлгә кертергә чакырып язып торды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, депутатлар исеменнән туганнарының, якыннарының, дусларының зур кайгысын уртаклашам. Барыбыз өчен дә зур югалту бу. Урының җәннәттә булсын, Гәрәй абый, – дип чыгыш ясады Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

- Татар әдәбияты зур югалту кичерә. Гәрәй Рәхим татар әдәбиятына йолдыздай атылып керде. Григорий Родионовка әлеге тәхәллүсне Хәсән Туфан үзе биргән. Бу аңа бик тә туры килде. Рәхимле дә, ханнарыбыз Гәрәйләр кебек затлы да булды. Әдәбиятның бөтен жанрларын колачлады ул. Без аны әдәбиятның аксакалы дип олылый идек, – дип башлады сүзен Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. – Ул татар керәшеннәренең бер вәкиле булып яшәде. Карендәшләренең гореф-гадәтләрен сакларга, иҗатында чагылдырырга тырышты. Татар милләте исән булганда ул озак еллар халык күңелендә сакланыр.
- Һәр кешенең бу дөньядан китүе – югалту инде ул. Әмма мондый зур шәхесләрнең китүе җанга аеруча авыр. Гәрәй Рәхим кешеләргә яшәү дәрте өсти торган кеше иде. Ул беркайчан да керәшеннәрне татарлардан аерып куймады. Ул бөтен татар халкының патриоты булды. Хуш, кадерле дустыбыз! – дип хушлашты әдип белән шагыйрь Равил Фәйзуллин.
Мәрхүм белән Татарстан Дәүләт Советында озак еллар  бергә, иңне-иңгә куеп эшләгән дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь Разил Вәлиев:  «Соңгы 20-30 елда безнең «Җыен» фонды «Шәхесләребез» сериясеннән алтмыштан артык атаклы кешебез турында китап чыгарды. Әлеге китапларның күбесен ул редакцияләде. Соңгы вакытта Сөембикә-ханбикә турында китап эшли башлаган иде. Шул китапны эшләп бетерәсе иде дип тырышты. Ни кызганыч, өлгерә алмады, – дип  уфтанды һәм чыгышының ахырында  хезмәттәше, дустының “Бәхилләү” шигырен укыды (әлеге шигырь язма ахырында бирелә).
- Шагыйрьне болай зурлап озату – милләтебезнең бөеклеген күрсәтү ул. Гәрәй Рәхим якты күңелле шәхес иде. Мондый кешеләр күңел  байлыгы белән аерылып тора. Ул гел яхшылык эшләргә тырышты. Җаны тыныч булсын! – дип теләде мәшһүр артистыбыз Әзһәр Шакиров.
- Син бүген яшьтәшләреңнең, дусларыңның, якыннарыңның кайгысы булып кына түгел, бөтен милләтебезнең кайгысы булып арабыздан китәсең. Синең иҗатыңны, син чыгарган җыентыкларны халкыбыз онытмас! Бәхил бул, Гәрәй дус! – дип хушлашты үз чиратында шагыйрь Рәдиф Гаташ.
Мәрхүм белән хушлашырга шагыйрьнең туган ягыннан, Лениногорск районының Федотовка саласыннан авыл җирлеге башлыгы Валентина Павлова да килгән. «Гөргөри дәдәбезнең урыны җәннәттә булсын! Ул иҗаты белән авылыбызны күпләргә танытты. Синең якты истәлегең авылдашларның, карендәшләрнең күңелендә озак сакланыр!», – дип чыгыш ясады ул.
Ахырда шагыйрьнең улы Даут Родионов әлеге кайгылы көннәрдә авыр хәсрәтләрен уртаклашканнары өчен хакимиятләргә, язучылар оешмасына, әтисенең дусларына рәхмәтен җиткерде.
 Мәрхүм Лаеш районының Габишово авылы зиратында, апасы һәм улы янында гүргә иңдерелде.
Рәшит МИНҺАҖ

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ