Логотип Магариф уку
Цитата:

Роберт Миңнуллинга багышланган фәнни конференция узачак

20 октябрьдә 10.00 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халыкара Ганс Христиан Андерсен ис...

20 октябрьдә 10.00 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халыкара Ганс Христиан Андерсен исемендәге Почетлы диплом иясе Роберт Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган «Балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятында милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр: тарих, поэтика, үсеш стратегиясе» исемле халыкара фәнни-гамәли конференциясе оештырыла.
«Конференция ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты язучылар ассоциациясе (Истанбул, Төркия), Гази Университеты (Әнкара, Төркия) белән берлектә оештырыла. Конференция эшендә катнашу өчен Төркия, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Иран, Пакистан, Казахстан кебек илләрдән, Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар көтелә», – дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ