Россия Мәгариф министрлыгы биш фәннән БДИ минималь балларын арттырды
Россия Мәгариф министрлыгы ведомство карамагындагы вузларга укырга керү өчен биш фәннән БДИдан минималь балларны арттырды. Бу хакта Мәскәү педагогика дәүләт университетының ректоры Алексей Лубков хәбәр итте.
Быел минималь баллар узган ел белән чагыштырганда түбәндәгечә:
- Информатика – 45
- Тарих – 38
- Математика – 40
- Физика – 40
- Чит тел – 35
Баллар биология, география, әдәбият, җәмгыять белеме, рус теле һәм химия буенча үзгәрмәде.





Комментарийлар