Россиядә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы башланды
12 гыйнварда Россиядә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы старт алды. Интеллектуаль ярышта илнең барлык төбәкләреннән укучылар катнаша. Оештыручы – РФ Мәгариф министрлыгы.
Төбәк этабына агымдагы уку елында муниципаль этапта кирәкле баллар җыйган укучылар, шулай ук узган елгы төбәк этабы җиңүчеләре һәм призерлары кертелә. Моннан тыш, РФ территориясеннән читтә урнашкан белем бирү оешмалары һәм дипломатик вәкиллекләр каршындагы мәктәп укучылары да катнаша ала.
Олимпиада биремнәре үзәк предмет-методик комиссияләр тарафыннан әзерләнә. 9–11 нче сыйныф укучылары 24 фән буенча белемнәрен күрсәтәчәк. Беренче фән – икътисад.
Төбәк этабы узу графигы:
-
12 гыйнвар – икътисад
-
13, 15 гыйнвар – биология
-
14, 16 гыйнвар – испан теле
-
17, 19 гыйнвар – информатика
-
20, 21 гыйнвар – тарих
-
22, 23 гыйнвар – химия
-
24 гыйнвар – рус теле
-
26, 27 гыйнвар – итальян һәм кытай телләре
-
28, 29 гыйнвар – җәмгыять белеме
-
30, 31 гыйнвар – физика
-
2, 3 февраль – математика
-
4, 5 февраль – немец теле
-
6, 7 февраль – экология
-
9 февраль – әдәбият
-
10 февраль – хокук
-
12, 13 февраль – хезмәт (технология)
-
14 февраль – география
-
16, 17 февраль – француз теле
-
18, 19 февраль – инглиз теле
-
20, 21 февраль – физкультура
-
24, 25 февраль – астрономия
-
26, 27 февраль – Ватан иминлеге нигезләре
-
28 февраль – сәнгать (дөнья сәнгате мәдәнияте)
Төбәк этабы – олимпиаданың өченче туры. Узган уку елында анда 145 меңнән артык укучы катнашты.





Комментарийлар