Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә инфляциянең югары ноктасы артта калды

Россиядә катгый акча-кредит сәясәте беренче нәтиҗәләрен бирде һәм инфляциянең югары ноктасы артта калды.

Үзәк банкның 2023 ел өчен еллык хисабын карауга багышланган Дәүләт Думасы пленар утырышында ясаган чыгышында Россия банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина шулай дип белдерде, дип яза "Татар-информ". 

Ул билгеләп үткәнчә, төп ставканы күтәрү июльдән ноябрьгә кадәрге чорда бәяләрнең кискен артуын булдырмаска ярдәм иткән. Декабрь-гыйнварда инфляция басымы кимегән һәм ул хәзерге вакытта 6 процент тәшкил итә.

«Әгәр төп ставканы күтәрмәгән булсак, инфляция узган ел нәтиҗәләре буенча тәшкил иткән 7,4 проценттан күпкә артып китәр, өстәвенә ул хәзерге вакытта көчәюен дәвам итәр иде. Югары ставка белән без гражданнарның реаль керемнәрен саклыйбыз, бу – хәерчелеккә каршы көрәштә акча-кредит сәясәтенә кертелгән турыдан-туры өлеш», – диде Эльвира Нәбиуллина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ